Игенчеләр иң җаваплы чорга керә

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Районда язгы   кыр   эшләре  алдыннан бер кат әзерлекне барлау, алда торган бурычлар турында сөйләшү өчен агросәнәгать оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрне иң үрнәк хуҗалык территориясенә җыю гадәте бар. Быел да шул традицияне дәвам итеп, семинар-киңәшмәне “Трудовик-орлык агрофирмасы“ ҖЧҖ базасында уздырдылар. Юкка гына түгел: биредә һәр тармакта өйрәнерлек, өлге итеп алырлык уңышларга ирешелә.

Эшлекле чара “2015нче елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм беренче кварталда терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләрне анализлау“ темасына багышланды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткән киңәшмәне хуҗалыкның машина-трактор паркында башладылар. Территория техника белән тулы иде. Алар барысы да төзек хәлдә, ремонтланган, буялган.
–Без техникалар ремонтын урып-җыю кампаниясе төгәлләнүгә башлап җибәрәбез. Тракторлар һәм тагылма агрегатларны төзекләндерү яңа елга кадәр тәмамланган иде инде. Механизаторлар алдан ук кирәкле запас частьлар исемлеген төзи. Аларны алып кайткач, оператив рәвештә алыштырып та куялар,- диде “Трудовик-орлык агрофирмасы“ баш инженеры Ильяс Абдуллин.
Быелгы язгы кыр эшләрендә җәмгыятьнең 20 данә тракторы, дистәгә якын йөк машиналары, җиде чәчү, сигез культиватор агрегатлары катнашачак. Техникалар механизаторлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүгенге көндә хуҗалык аграрийлары комбайннар ремонты белән шөгыльләнә.
Саннар һәм фактлар:
Районның агросәнәгать оешмаларында 353 трактор исәпләнә. Аларның 90% төзекләндерелгән. Язгы кыр эшләренә тырма һәм культиваторларның 100%, чәчкечләрнең 97% әзер.
Семинарның алдагы өлеше хуҗалыкның терлекчелек комплексында дәвам итте. Әлеге җәмгыятьтә көн саен 2,7 тонна сөт савып алалар (бер баш сыерга уртача 16,9 килограмм). Ай башыннан җитештерү күләме 300 килограммга арткан. “Моңа агротехнологик чараларны дөрес куллану ярдәм итте“,- дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Рәис Гасыймов. 
Эшлекле чарада катнашучылар “Трудовик-орлык“ның Пятилетка бистәсендә урнашкан ындыр табагында да булдылар. Җәмгыятьнең баш агрономы Ленар Шәрифуллин сөйләвенчә, 320 тонна минераль ашлама кайтарганнар. 780 тонна чәчүлек материалга язгы калибровкалау үткәрелгән. Бүгенге көндә “Томан“ агрегаты белән күпьеллыкларны һәм көзге культуралар үсүче басуларны тукландыру алып барыла. Сишәмбе иртәсенә 120 гектарда эш башкарылган иде. 
Безнең районда быел   язгы   кыр   эшләрен  барлыгы 53 мең гектардан артык мәйданда башкару планлаштырыла. Шуларның 30 мең гектары бөртекле культуралар. 8400 тонна чәчүлек материал бар. Тәэмин ителеш 100%. “Бүген  язгы  чәчүне сыйфатлы һәм агротехник срокларда үткәрү – иң мөһим көнүзәк бурычларның берсе“,- диде Анатолий Иванов. 
–Һава шартларына караганда, ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңышлы булырга охшаган. Хәзер иң төп бурыч – эшне югары дәрәҗәдә оештыру. Кирәк булган очракта, шәхси куллардагы техникаларны да җәлеп итәргә кирәк. Графикка сыешмаган очракта, эшне ике сменада оештыру зарур. Әле кайбер хуҗалыкларда механизаторлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе дә ачык кала. Андыйларга бюджет тармагы хезмәткәрләре белән килешү төзергә туры киләчәк. Минутны да югалтырга ярамый. Механизаторларны ашату, материаль кызыксындыру чараларын булдыру кебек мәсьәләләр дә беренче урында булырга тиеш. Барыгызга да язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарга язсын,- диде район башлыгы.  
Белгеч сүзе
Хәлим Сәлахов, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге“нең Мамадыш бүлеге җитәкчесе:
“Хәзерге вакытта көнүзәк тема – басуларыбызга элиталы, репродукцияле орлыклар чәчү. Шунсыз, беркайчан да яхшы уңыш ала алмаячакбыз. “Трудовик-орлык агрофирмасы“ бүгенге көндә солының өч, язгы бодайның ике  элиталы сортларын, арпа, бодай һәм борчакның репродукцияле сортларын, “Передовик“ җәмгыяте арпаның яхшы сортын тәкъдим итәләр. 
Һава торышы фаразлары буенча, төбәгебездә кыр эшләре 20-23нче апрель көннәрендә башланыр дип көтелә. Майның беренче яртысы җылы һәм дымлы булырга охшаган. Икенче өлеше салкын һәм явым-төшемнәрсез булачак диләр. Димәк, иртә язгы культураларны үз вакытында чәчү зарур. Барлык участокларны да гербицидлар белән эшкәртергә туры киләчәк. Төп басым дым каплатуга ясалырга тиеш“.    
Киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелектә ирешелгән беренче квартал күрсәткечләренә йомгак ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов әйтүенчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү тармагы 139% үсеш кичерә, ит җитештерү 100%. Көн саен хуҗалыклар 152 тонна сөт савып алалар. Бер баш сыерга исәпләгәндә уртача 18,7 килограмм туры килә. Ай башы белән чагыштырганда сөт җитештерү күләме өч тоннага арткан.
Темага:
Узган атнада районыбызда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе дә эшләде. Алар агросәнәгать оешмаларының язгы чәчүгә әзерлеген бәяләделәр. Комиссиядә министрлыкның бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Гатиятов һәм әйдәүче киңәшчесе Ирек Садыков бар иде. Тикшерүчеләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчесе, хуҗалык башлыклары озатып йөрде. Алар машина-трактор паркларында техникаларның төзеклеген, механизаторлар белән тәэмин ителешне тикшерделәр, складлардагы чәчүлек материалның сыйфаты бәяләнде, игенчеләр белән очраштылар. Әзерлек буенча иң күп баллны “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятенә бирделәр. Икенче урында “Тәкәнеш“ агрофирмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International