Районыбыз авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен министрлык белгечләре “яхшы“ дип бәяли. Бу атнада аграр ведомство вәкилләре төбәгебезгә тикшерү белән килгән иде.
Мамадышта Донор көне узды. Район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән чарага 120 артык кеше килгән иде.
Яшь талантлар арасында “Нократ дулкыннары“ фольклор фестивале үтте. Өченче мәртәбә уздырылучы бәйгенең төп максаты балалар күңелендә халык җырларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту, янәшәдә яшәүче башка милләтләрнең дә сәнгатенә хөрмәт тәрбияләү.
Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.