Институт директоры уку йорты үсешенә өлеш керткән педагогларга рәхмәт хатлары да тапшырды.
Бүген КФУның Алабуга институтында 40 артык юнәлеш буенча белем алырга мөмкин. Анда укучы 4500 студентның 365 мамадышлылар. Чыгышы вакытында район башлыгы Анатолий Иванов ассызыклаганча, төбәгебез мөгаллимнәренең күпчелеге нәкъ менә шушы ВУЗны тәмамлаган. “Яхшы белгечләр әзерләвегез өчен рәхмәт сезгә“,- диде Анатолий Иванов. Кунакларга истәлек бүләге итеп эйфель манарасын тапшырды ул.
Елена Мерзон үз чиратында мондый очрашулар һәм кунакчыллык өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
-Безнең Мамадышта мондый очрашуны беренче генә үткәрүебез түгел. Идеябезне Анатолий Петрович һәрвакыт хуплап каршы ала. Бик матур каршы алалар. Укучылар өчен дә бик файдалы чара дип исәплибез. Каяндыр ишеткәнче, үз күзләрең белән күрү, үзең ишетү яхшырак бит,- диде Елена Мерзон.
Институт шәкертләре Мамадышка үзенчәлекле концерт программасы белән килгән иде. Студентлар арасында якташларыбыз да шактый.
Очрашу кысаларында югары уку йортына багышлап әзерләнгән фильм да күрсәтелде. Сүз уңаеннан, 19нчы апрель көнне Алабуга институты ачык ишекләр көне үткәрә.