Сезон ябыла

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Премьералар сезоны талантларны барлады. Мамадыш тамашачысы бәлки әкият көткәндер, әмма барысы да нәкъ тормыштагыча булды. “Мин сине беркайчан да онытмам...“ Хезмәт коллективлары арасында барган иҗади бәйге кысаларында тәкъдим ителгән соңгы тамаша иде. “Җиңүле май“ проекты, гомумән алганда, югары дәрәҗәдә узды. Ә җиңүчеләр киләсе атнада билгеле булачак.

Сезонның соңгы тамашасын безнең “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат филиалы, “Ләйсән“ балалар бакчасы, хәрби комиссариат, район финанс бүлеге, федераль казначылыкның коллективлары берлектә әзерләгән иде. Ул башкалардан яхшырак та, начаррак та түгел, тик истә калырлык. Тамашачы 80 минут буе шәфкать туташы Поля һәм солдат  Федорның  мәхәббәт тарихын, сулыш алырга да куркып, карап, аларның бер-берсен табуын теләп утырды. Гашыйклар, ниһаять, табыштылар. Тик бик соң...  Тамашачыларның кызарган күзләреннән бер сорау бөркелә иде: “Ник аларның икесен бергә калдырмадыгыз инде?!“ Әмма тамаша авторларының максаты- халыкка бәхетле тәмамланган әкият күрсәтү түгел иде шул. Ул елларның чынбарлыгы шундый: сугыш күпләрне бәхетсез иткән. Төп геройлар – Гөлназ Кадыйрова һәм Станислав Бедин  башкарган “Безне сугыш аерды“ җыры әсәрнең кульминацион мизгеленә әверелде.

Билгеләп үткәнчә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  иҗади конкурска үз иҗат җимешләрен тәкъдим итүчеләрнең без соңгысы идек. Трафаретлардан ерак качасыбыз, сәхнәгә кабатланмас үзенчәлекләр алып менәсебез килде. Күләгәләр театры, кисәк кенә килеп туган тере вокаль-инструменталь ансамбль чыгышы,  филиалыбыз директоры-баш мөхәррир Светлана Ханованың скрипкада уйнавы, җырлавы, барлык җаваплы җитәкчеләрнең чыгыш ясавы һәм башкалар...

Үзешчән артистлар бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар иде. Тик барысы да зарыгып конкурска йомгак ясаганны көтә. Бүләкләү тантанасы 20нче апрельдә район мәдәният йортында узачак. Ә 16нчы апрельдә муниципаль район башкарма комитеты һәм мәдәният бүлегенең чыгышлары көтелә. Ул  19.00 сәгатьтә башланачак. Керү бушлай. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International