Көрәш яңалыклары

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Димитровград шәһәрендә Идел буе төбәкләре арасында милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге чара Россия Спорт министрлыгының төбәкара, бөтенроссия, халыкара, физкультура һәм спорт чараларының бердәм календарь планы кысаларында оештырылды. Анда 1997-1998нче елларда туган яшүсмерләр һәм зурлар катнашты. Бәйгеләрдә зурлар төркемендә безнекеләрдән Максим Степанов кына пьедесталга күтәрелде. Ул үз авырлыгында өченче урынны яулады. Яшүсмерләргә килгәндә, Ришат Исхаков белән Рәмис Хәмидуллин, финалда гына оттырып, үз үлчәү категорияләрендә икенче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International