Укучылар акциядә катнаша

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Макулатура  җыеп акча эшләп булмый дисәләр дә, соңгы вакытта кәгазь  тапшыру гадәте янә тормышыбызга кереп бара. Шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә дә макулатура   җыю  буенча сыйныфлар арасында ярыш игълан иткәннәр. Ул агымдагы атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Мондый идея белән уку йортының югары сыйныф укучылары чыга. Билгеле булганча, балалар “Җиңү фонды“на акчалата ярдәм күрсәтә алмый, ә менә макулатура тапшыру кулдан килә торган эш.

-Югары сыйныф укучылары катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә, балалар үзләре макулатура җыю тәкъдиме белән чыктылар. Ә аннан кергән акчаларны “Җиңү фонды“на юллаячакбыз. Бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча районда зур эшләр башкарыла. Укучыларыбыз да үзләреннән өлеш кертеп, ветераннарга ярдәм итәргә булдылар,- ди 3нче санлы мәктәпнең педагог-оештыручысы Эльвира Хәйруллина.

Бу күренешнең бер яктан тәрбияви ягы булса, икенчедән чисталык мәсьәләсе дә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә дигән сүз. Күбрәк кәгазъ  җыйган   сыйныфка приз да эләгә әле. Мәктәп җитәкчелеге җиңүче классны Алабуга шәһәренә экскурсия белән бүләкләячәк.

-Макулатура җыю акциясе башлануын игълан иткәч, бик теләп кушылдык. Барыбыз да диярлек бу чарада теләп катнаша. Ветераннарга шул рәвешле ярдәм итә алуыбызга сөенәбез. Ә Алабуга шәһәренә экскурсия белән бүләкләячәкләрен әйткәч, ярыша-ярыша җыя башладык,- ди мәктәп укучысы Артур Корчагин.

Акциянең беренче көнендә үк катнашучылар шактый иде. Укучылар кабул итү пунктына чиратка тезелделәр хәтта. Тапшырылган кәгазьләрнең күләме төрлечә. 1-2 килограммнан алып, 10-15 килограммга кадәр. 

Әлеге акция бер үк вакытта чүп-чарны бүлеп  җыю  проектын да тормышка ашыра. Мәгълүм булганча, Россиядә, башка илләрдән аермалы буларак, чүп-чарны аерып ташлау гадәте киң таралмаган. Югыйсә, бу алым икенче чимал ясау өчен файдалы булыр иде. Бу шәһәребез территориясенең экологик яктан чистаруына да китерә, дип саный акцияне оештыручылар.

Макулатура тапшыруда мәктәп хезмәткәрләре һәм мөгаллимнәр үзләре дә катнаша икән. Шулай ук ветераннарга ярдәм итәргә теләүче башка кешеләрдән дә кәгазьләр кабул ителәчәк. моның өчен шәһәрдәге 3нче санлы мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International