ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Мамадыш районында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә ел саен бирелә торган котлау хатлары тапшырыла башлады.

Кичә Мамадыш мәдрәсәсендә районкүләм коръән уку бәйгесе узды.  Балалар арасында узган районкүләм чарасында  районыбыз мәхәлләләреннән барлыгы 92 бала катнашты.

25 нче апрельдә Мамадыш районында “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап  ”Һәйкәлләрне чистарту” акциясе узды. 

24
апрель, 2015 ел
җомга
Берсеннән-берсе үзенчәлекле егермегә якын чыгыш, 70 артык оешма-предприятие, меңгә якын үзешчән сәхнә осталары. Кичә районның төп сәхнәсендә"Җиңүле май" иҗиди бәйгегә йомгак ясадылар.
Санкт-Петербургта технология буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Илнең 40 регионыннан килгән укучылар арасыннан шәһәрдәге икенче санлы лицейның 11нче сыйныф укучысы Альберт Гыймазов һәм 3нче мәктәпнең 9нчы сыйныфында белем алучы Карина Газизуллина призерлар булып танылдылар. 
Мамадыш юлчылары беренче! Сүз якташларыбызның спорттагы уңышлары хакында. Безнең район бу көннәрдә “Татавтодор“ ААҖ кубогына мини-футбол бәйгеләрен кабул итте. 
Мамадышның яшь талантлары туган ягыбызга дан һәм шөһрәт алып кайтты. Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2015” Ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале суперфиналы искиткеч гала-концерт белән тәмамланды. 
21 апрельдә, республиканың муниципаль бергәлеге ил муниципалитетлары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Район башлыгы Анатолий Иванов барлык җитәкчеләр катнашында үткәрелгән эшлекле киңәшмәне ачып, әлеге тармакта хезмәт куючыларны тәбрикләде, эшләрендә зур уңышлар теләде.
Узган атнада Мамадышка республиканын 14 районыннан физик момкинлеклэре чикле кешелэр жыелды. Мэдэният йортынын спорт залында остэл теннисы буенча Татарстан беренчелеген һәм чемпионатын уткэрделэр. 
Татарстанда “Бриллиант кәләш–2014” исемен ачыкладылар. Узган ел кияүгә чыккан кызлар катнашучы конкурста якташыбыз Екатерина Писцова да бар иде. Ул бөтенроссия фестиваленең республика этабында “Кояшлы кәләш“ титулын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International