Мамадыш укучылары Бөтенроссия фән олимпиадасының призерлары

2015 елның 24 апреле, җомга
Санкт-Петербургта технология буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Илнең 40 регионыннан килгән укучылар арасыннан иң акыллы башларны ачыкладылар. Шәһәрдәге икенче санлы лицейның 11нче сыйныф укучысы Альберт Гыймазов һәм 3нче мәктәпнең 9нчы сыйныфында белем алучы Карина Газизуллина призерлар булып танылдылар. 
Кичә якташларыбыз Мамадышка кайтты. Аларны каршы алырга туганнары, дуслары, мөгаллимнәре Илназ Гәрәев белән Елена Чернышова, педагоглар килгән иде. Альберт һәм Карина олимпиада да шәхси проектларын яклаганнар. Аларның эшләрен составында югары уку йортлары галимнәре булган жюри вәкилләре бәяләгән. Укучыларга илнең төньяк башкаласы буйлап экскурсия дә үткәргәннәр. 
Сынауларда Россиянең төрле төбәкләреннән 200 ләп бала катнашуын да ассызыклау мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International