Екатерина Писцова Татарстан республикасының “Кояшлы кәләш“ титулын алды

2015 елның 24 апреле, җомга
Татарстанда “Бриллиант кәләш–2014” исемен ачыкладылар. Узган ел кияүгә чыккан кызлар катнашучы конкурста якташыбыз Екатерина Писцова да бар иде. Ул бөтенроссия фестиваленең республика этабында “Кояшлы кәләш“ титулын яулады. Шимбә көнне безнең иҗат төркеме дә җанатарларга кушылып, Яр Чаллы шәһәренә юл тотты. Балалар һәм яшьләр иҗат йорты сәхнәсенә чыгарга берничә минут кала Катя белән әңгәмә корырга да өлгердек. 8нче сан астында чыгыш ясаган кәләш пәрдә артындагы атмосфера хакында менә ниләр сөйләде.

-Мин конкурс алдыннан бик нык дулкынланам. Бу үзеңне күрсәтү генә түгел, Мамадыш районы данын яклау. Бик тә җиңәсем килә. Уңышлы чыгыш ясасам, фестивальнең Россия этабына узачакмын,- диде Екатерина Писцова.
Әңгәмәбез төгәлләнеп берничә минут вакыт узуга Катя инде тамашачы алдында чыгыш ясый иде. Залда аның өчен якыннары, туганнары, ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова җан аттылар. Ә Катяның тормыш иптәшенә сәхнәгә үк күтәрелергә туры килде. Алар парлап фестивальнең бер биремен үтәделәр.

Бөтенроссия кәләшләр фестиваленең республика финалы быел Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат йорты бинасында уза. Сәхнәдә төрле яшьләрдәге кешеләр: катнашучыларның тормыш иптәшләре һәм әтиләре, әниләре, апалары яки сеңелләре. Кайсының да булса якын кешесе берничә минуттан “Бриллиант кәләш” исемен алачак. 
Конкурсның финал өлешенә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, һ.б. шәһәрләрдән 13 нәфис зат сайлап алынган булган. Якташыбыз Екатерина 8нче сан астында чыгыш ясады.

Нәтиҗәләргә килгәндә, Татарстанның “Бриллиант кәләше-2014” исеменә Зәй кызы Елена Харитонова лаек булды. Ул һәм тагын ике кыз “Алтын” һәм “Көмеш” кәләшләр исемен яулаучылар республика данын ил күләмендә яклаячак. Әлеге этап шулай ук чаллыда май аенда узар дип көтелә. Ә финалда катнашучыларның һәркайсы оештыручылар тарафыннан махсус бүләкләргә лаек булдылар. Безнең Екатерина Писцова “Кояшлы кәләш“ титулын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International