“Җиңүле май“ проекты тәмамланды

2015 елның 24 апреле, җомга
Берсеннән-берсе үзенчәлекле егермегә якын чыгыш, 70 артык оешма-предприятие, меңгә якын үзешчән сәхнә осталары. Шәһәрдәге хезмәт коллективлары арасында үткәрелгән “Җиңүле май“ проекты хакында сөйләгәндә әнә шундый саннар китерергә мөмкин. Ә менә смотр-конкурс барышында алган кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый. Кичә районның төп сәхнәсендә иҗиди бәйгегә йомгак ясадылар.

Биш елдан артык шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение коллективлары командаларга берләшеп иҗади бәйгедә көч сыныйлар. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән оештырылучы әлеге проектлар кысаларында төрле елларда Мамадыш сәхнәсендә үзешчән сәнгать осталары тарафыннан концертлар, ШТМ бәйгесе, спектакльләр тәкъдим ителде. Ә узган сезонны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышладылар.
Узган сезонда шәһәдәге оешма- предприятиеләр, бюджет учреждениеләре Бөек Ватан сугышы темасына театральләштерелгән-музыкаль тамашалар әзерләргә тиеш иделәр. “Җиңүле май“ проектына 2014нче елның 10нчы октябрендә 2нче санлы лицей, Мамадыш спирт заводы“, 34нче санлы даруханә, “Сөт иле“ җәмгыятенең “Мамадыш сыр-май комбинаты“ хезмәткәрләре старт бирде. Ә узган атнаның пәнҗешәмбесендә район Советы һәм башкарма комитеты, мәдәният бүлеге коллективлары смотр-конкурска нокта куйдылар.

-Быелгы проект та бик уңышлы үтте дип саныйм. Жюри вәкиле һәм режиссер буларак, мин барлык нечкәлекләргә дә игътибар итәргә тырыштым. Коллективлар ни дәрәҗәдә темага якын килә, актерларның осталыгы, сәхнә бизәлеше... Елдан-ел үзешчәннәребез камилләшә бара. Барысын да бертигез күрдек,- диде жюри вәкиле Фәнил Ахунҗанов.
Смотр-конкурс кысаларында барлыгы 20 якын чыгыш тәкъдим ителде. Аларда 76 хезмәт коллективы катнашкан. Тамашаларга җәлеп ителгән үзешчән сәнгать осталарының саны 1 меңгә тула. 6 ай дәвам иткән бәйгенең гала-концертына иң яхшы дип танылган музыкаль номерлар һәм театраль күренешләрдән өзекләр алынган иде.

Тамашачылар да көз, кыш һәм яз айларында үткәрелгән бу чараны бик җылы кабул итте. Гала-концертта хәтта басып торырга да урыннар юк иде. Мәснәви абый Гафаров һәр чыгышны күзәтеп барырга тырыштым, ди. Мәдәният йортында күрә алмаган тамашаларны безнең телеканалдан караган.

-Беренче тапкыр 10нчы октябрь кичендә үткәрелгән тамашага килгән идем. Бик ошады. Шуннан башкаларына да йөри башладым. Бу проектны оештыручыларга рәхмәт. Күпме талантлар ачыла монда,- диде Мәснәви абый.
Гала-концерт бүләкләү тантаналары белән чиратлашып барды. Иң элек 11 номинациядә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы“ номинациясендә хезмәттәшебез, “ТАТМЕДИА“ АҖ “Нократ“ (“Вятка“) филиалы директоры урынбасары Гөлназ Кадыйрова җиңү яулады. Безнең коллектив шулай ук “Мәгълүмати һәм медиа технологияләрне куллану“ номинациясендә дә җиңүче. (Телевидение тапшыруларын алып баручы Илнур Юнысовны “Иң яхшы эпизодик роль“ номинациясендә бүләкләделәр.)
Быел 6 коллектив өченче урынга лаек булды, шул ук сандагы командалар 2 баскычта. Беренче урын 5 командага бирелде. Алар арасында безнең коллектив та бар. Без “Ләйсән“ балалар бакчасы, хәрби комиссариат, финанс-бюджет палатасы, федераль казначылык белән бер составта чыгыш ясадык. Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга диплом, акчалата бүләк бирелде. 
Смотр-конкурсның төп бүләге булган гран-при быел да Красная Горка урта мәктәбе җитәкчелегендәге коллективта. Алар узган сезонда да иң зур бүләкне алдылар. 

-Бу уңышыбызның сере бер-беребезне аңлап һәм тырышып әзерләнүдә дип саныйм. Һәммәбез дә үз өлешен кертергә тырышты. Командабыздагы һәр кешегә зур рәхмәт белдерәм,- диде Красная Горка урта мәктәбе директоры Рәшит Шәйдуллин.
Соңыннан район башлыгы Анатолий Иванов “Җиңүле май“ проектына нәтиҗәләр ясап, чыгышларны әзерләүдә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International