ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Республикабызда 20-27 апрель аралыгында рәсми рәвештә “Игелек кылу атнасы” #ДобрыйТатарстан – игелекле эшләр эстафетасы игълан ителгән иде. Районыбызның “Президент белән бергә!“ иҗтимагый хәрәкәте активистлары аңа беренче көннән үк кыю кушылып, игелекле гамәлләр калейдоскобын кызу әйләндерергә тотындылар.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
26  апрельдә Татарстанда  Туган   тел   көне  билгеләп үтелә. Бу көндә классик татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итәләр. Илебезнең демократик үсеше һәм җәмгыятьтә тотырыклылык булдыру өчен бу аеруча мөһим.
“Хәтер“ эзләнү отряды “Любан экспедициясе“нә китте. 87нче санлы һөнәри көллият мөгаллиме Вера Фәйзриева җитәкчелегендәге студентлар төркеме әлеге чарада өченче тапкыр катнаша. Сәфәргә кузгалыр алдыннан коллектив ветераннар белән очрашып, өлкәннәрнең хәер-фатыйхаларын алдылар.  
“Кама“ лагеры да танымаслык булып үзгәрә. Чулман елгасы буенда урнашкан балалар-сәламәтләндерү учреждениясендә бүгенге көндә ремонт эшләре үткәрәләр. 

Бу көннәрдә шәһәребезнең Геройлар аллеясында Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында зур күләмле эшләр башкарыла. 

Шәһәребездәге 87нче санлы һөнәри көллият 2014-2020нче елларга икътисад, сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре оештыру программасын кертелде. Андый уку йортларының саны Татарстанда 25-кә тигез. Хәзерге вакытта учреждения биналарында төзекләндерү эшләре алып барыла. Реконструкция төгәлләнгәч, көллиятебездәге шартлар европадагыча булачак,- ди аның директоры Николай Егоров.

“Балалар таланты салават күпере” район фестиваленең төп бүләген икенче ел рәттән “Әкият” балалар бакчасы коллективы яулады. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җыр-моңга, нәфис сүзгә һәм биюгә сәләтләрен барлау йөзеннән оештырыла. Быел әлеге бәйге 400 артык нәни йолдызчыкларны берләштергән.  
Шәһәрнең тышкы кыяфәте- ул безнең дә йөзебез. Соңгы елларда Мамадыш күзгә күренеп матурлана һәм һәркем әлеге тенденциянең үзгәрмәвен телидер. Оешма-предприятие коллективлары уздыра торган хезмәт өмәләре бу юнәлештә мөһим роль уйный. Әмма шәхси секторның да активлашуы зарур. Бүген шәһәребез территориясендә чисталык буенча вәзгыять нинди соң? 

Быел Татарстанда Президентлыкка һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар уздырылачак. “Бердәм Россия“ партиясенең төбәк бүлеге Сәяси советы ТР Президенты вазыйфасына кандидат тәкъдим итү өчен праймериз үткәрүнең яңа форматын билгеләде: таяныч киң җәмәгатьчелеккә ясалачак. Бу хакта “Татар-информ“ МАда узган матбугат киңәшмәсендә “Бердәм Россия” БСП ТТБ Сәяси совет Секретаре урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

  

Соңгы берничә сайлаулар вакытында “Бердәм Россия” үз партиясе эчендә, кандидатлыкка кандидатларны ачыклау максатыннан, сайлаулар уздыра башлады. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: “Бердәм Россия” — праймериз уздыра торган бердәнбер сәяси партия булып санала. БСП ТТБ Сәяси совет Секретаре урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, бу кандидатлыкка кандидатларны барлау, яңа исемнәр ачу һәм иң көчлеләрне билгеләүне күздә тотып уздырыла торган чара.


Праймериз Татарстанның 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлекләрендә, 2 шәһәр округы — Казанда һәм Яр Чаллыда үткәреләчәк. Аның вакытында 38,5 мең сайлап алучы һәм 12 мең кандидатлыкка кандидат катнашыр дип көтелә, барлыгы 900 дән артык сайлау мәйданчыгы эшләячәк.


ТР Президенты вазыйфасына праймериз уздыруның яңа форматын “Президент белән бергә“ (“Вместе с Президентом”) иҗтимагый оешмасының координацион советы тәкъдим иткән. Ул 2015 елның 13 апрелендә оешты һәм аның составына 40 тан артык оешма керә. Праймеризны инициатив төркем уздырачак, әлеге төркемгә җәмәгать оешмалар җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре керә. Алар праймериз үткәрүнең регламентын һәм вакытын эшләячәк. Шулай ук кандидатлар исемлеген формалаштырачаклар, тавыш бирүне оештырачаклар.


Татарстан өчен быелгы президент сайлаулары үзенчәлекле: Республика Президентын ачык юл белән сайлау моннан ун ел элек үткәрелгән иде. “Безнең өчен әлеге сайлауларның максималь ачык булуы мөһим“,- диде Римма Ратникова.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International