Кичә Мамадыш мәдрәсәсендә районкүләм коръән уку бәйгесе узды. Балалар арасында узган районкүләм чарасында районыбыз мәхәлләләреннән барлыгы 92 бала катнашты.Мәктәп яшендәге балалар өч төркемгә кече яшьтәгеләр, уртача һәм өлкән классларга бүленеп ярыштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар аерым төркем булып катнаштылар. Мәктәп укучылары бәйге шартлары буенча Фатиха сүрәсе һәм Коръәннең ахыргы 10 сүрәсеннән берәр сүрәне күңелдән укыдылар.Өлкән класстагылар исә тагын өстәмә сүрә укыдылар. Ярыш кызлар һәм малайлар төркеменә бүленеп, һәр төркемгә дүртәр кеше жюри булып үткәрелде, һәр төркемдәге җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды, һәрбер катнашучылар да бүләкләр алды. Бәйге өйлә намазы һәм төшке аш белән тәмамланды.