Жинучелэр 18 яшькэ кадэр хэм зурраклар арасында ачыкланды. Районыбызның Түбән Сон авылы егете Ренат ГРИШИН мастер класс күрсәтте. Ул Түбән Кама вәкиле Владимир АРХИПОВ белән уйнаганда, зал тын калды. Гришин ахыргы очконы откач, зал басып алкышлады. Бу, чыннан да, һәркемнең исендә калырлык матур уен булды.
Нәтиҗәләргә килгәндә, зурлар арасында Түбән Соннан Ренат ГРИШИН һәм Югары Ушмадан Вазыйх САДЫЙКОВ үз төркемнәрендә беренче; Миләүшә ХӘСӘНОВА БЕЛӘН Дмитрий СМИРНОВ икенче урыннарны яуладылар. Сергей Ярутин, Айнур ВӘЛИНУРОВ ҺӘМ Гомәр МӘГЪСҮМОВ та командага очко китерделәр,- ди тренер Вәсимә Имамова. Зурлар төркемендә командабыз икенче урынны яулады.