2015 елның 25 нче апрелендә Мамадыш районында ”Һәйкәлләрне чистарту” акциясе узды.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

25 нче апрельдә Мамадыш районында “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап  ”Һәйкәлләрне чистарту” акциясе узды. Бу көнне  барыбыз да, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск һәм һәйкәлләрнең тирә-ягын чистарттык.

      Бу акциянең төп максаты: Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиреңә, халкыңа, милләтеңә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International