ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2014 ел
чәршәмбе
“Эшләргә теләгән җаен таба,“–дип юкка гына әйтмәгәннәр. Икенче фермада муниципаль район башлыгының халык белән очрашуында печән әзерләү өчен җир сораучылар да табылды. “Борын төбегездә генә бит печәнлекләр, чыгыгыз да чабыгыз,“ – дияргә мәҗбүр булды ул. 
Тормышның үзәгендә кайнаучылар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре “права”сыз һәм исерек хәлдә руль артына утырган хатын–кызны тоткарладылар. Хокук сакчылары белән берлектә оештырылган рейд әнә шулай башланып китте.

4
март, 2014 ел
сишәмбе

Кеше тукталып, артына борылып, яшәү чорында кылган гамәлләренә күз салырга тиеш, диләр. Гомере заяга узмаганмы, кешеләргә, җәмгыятькә файда китергәнме, дөньяда якты эзе каламы?

Былтыр районыбызның яшь көрәшчеләре “Сабантуй“ газетасы призына үткәрелгән бәйгеләрдә гомумкоманда беренчелегендә унынчы урын белән генә канәгатьләнгәннәр иде.
Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы VIII Спартакиада кысаларындагы спорт төрләренең икенчесен – чаңгыда узышуны кабул итте стадион-ипподром. 

Бүгенге көндә электрон беләзекләрне ТР буенча УФСИНның җинаять-башкарма инспекциясенең Мамадыш районы буенча филиалында исәптә торучы хөкем ителгән җиде кешенең икесе йөртә. 


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

Бүгеннән Россия Федерациясендә җәяүлеләр чыгу урыннарын көйләүгә кагылышлы ГОСТ таләпләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Бу – Татарстан юлларында һәм шәһәрләр урамнарында яңа билгеләр барлыкка киләчәк дигән сүз.

Ундүрт яшьләре тулган бер төркем яшь мамадышлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Россия гимны яңгыраганнан соң, Ватаны өчен горурлык хисләре уята торган дәүләт символын, шәхси документны беренче тапкыр кулга алган балаларның горурлыклары һәм шатлыклары йөзләренә чыккан иде.
2нче мартта мамадышлылар кышны озата. 10.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда Майчабу бәйрәме башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International