Өченче мәктәп тизрәк

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы VIII Спартакиада кысаларындагы спорт төрләренең икенчесен – чаңгыда узышуны кабул итте стадион-ипподром. Узган шимбә көнне биредә төрле яшьтәге спортчылар җитезлектә көч сынаштылар. Ир-атлар да, хатын-кызлар да өч яшь категориясендә төрле дистанцияләрдә узыштылар. Нәтиҗәдә, шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп чаңгычылары үзләренең башкаларга караганда җитез булуларын исбатладылар: гомумкоманда беренчелегендә җиңү яуладылар. Коррекцияләү-торак мәктәбе белән “Татавтодор“ ААҖнең Мамадыш филиалы спортчылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International