Үзгәрешләр гамәлгә керде

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Бүгеннән Россия Федерациясендә җәяүлеләр чыгу урыннарын көйләүгә кагылышлы ГОСТ таләпләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Бу – Татарстан юлларында һәм шәһәрләр урамнарында яңа билгеләр барлыкка киләчәк дигән сүз.

Хәзер 1.22, 5.19.1 һәм 5.19.2 санлы “Пешеходный переход“, 1.23 санлы “Дети“ юл билгеләре сары-яшел төстәге яктылыккайтарткыч флуоресцент плеенка белән капланган щитларга урнаштырылачак. Моннан тыш, җәяүлеләр һәм велосипедларда хәрәкәтләнүчеләр бергә хәрәкәт итә торган юлларны билгеләү өчен аларның башында һәм азагында махсус билгеләр пәйда булачак. Балалар белем бирү учреждениеләре яннарында “Дети“ юл билгесен кабатлый торган билге булачак. Балалар учреждениеләре янәшәсендәге юл участоклары ясалма тигезсезлекләр һәм җәяүлеләр өчен киртәләр белән билгеләнәчәк. Бүгенге көндә шәһәребездә үзгәрешләр сизелә инде. Тукай урамының шәһәр базары  янындагы техникалар узу буенча моңарчы булган киеренкелекне киметү уңаенна,  хәзер машина-техникалар бер рәттә генә тезелеп торырга тиешләр.  Бу турыда Тукай урамына куелган юл билгесе кисәтә. Кем аны инкарә итә, аларга административ чара күреләчәк. Ленин урамы белән Тукай урамы кисешкән урыннан өскә таба да автомобиль хуҗалары игътибарлы булсыннар. Анда да теләсә ничек туктап тору, машиналарны кую тыела. Ә инде шул чаттан Ленин урамының Азин урамы белән кисешкән участогында ике якта да тукталу тыела. “Югарыда телгә алынган балалар учреждениеләренә кагылышлы үзгәрешләр Мамадыштагы белем һәм тәрбия бирү йортлары яннарында тулысынча кертеләчәк,“ – дип белдерде ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Рамил Шиһапов.

Бәйрәм барып чыкмаган

Красная Горка авылыннан берәү водитель таныклыгыннан мәхрүм кала. Моңа аның 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүе “гаепле“. Ул аны бер көн алдан ук билгеләп үтә башлый. Төнлә белән тамак төбен “яхшы гына“ чылатып алган бу кеше машинасына утыра да, эшкә дип чыгып китә. Ул вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре булмас, дип уйлагандыр инде. “Мамадыш“ бистәсендә алар кулына эләккән краснаягоркалыга билеле бер вакытны җәяүләп йөрергә туры киләчәк.  Ә бер мамадышлы район мәдәният йорты янындагы электр баганасына килеп бәрелә. Көпә-көндез. Ул кабинадан чыгып, тирә-ягына күз сала да, янәдән машинасына утырып, инцидент булган урыннан китеп бара. Аның һәр адымы район мәдәният йортыннан ерак булмаган урынга урнаштырылган видеокамера тарафыннан яздырып алына. Ләкин бу гына ярдәм итми. Чөнки камерадан автотранспортның дәүләт номерын укып булмый. ЮХИДИ хезмәткәрләренә баганага бәрелгән машина хуҗасын табу өчен шактый изаланырга туры килә. Көпә-көндез булган бу вакыйганы “күрүчеләр“, тиешле органнарга  хәбәр итүчеләр табылмый. Ахыр чиктә, шул вакытта тукталып торган бер машинаның видеотеркәү җайланмасы ярдәмендә гаепле ачыклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International