Ундүрт яшьләре тулган бер төркем яшь мамадышлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Россия гимны яңгыраганнан соң, Ватаны өчен горурлык хисләре уята торган дәүләт символын, шәхси документны беренче тапкыр кулга алган балаларның горурлыклары һәм шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Россия УФМСының Татарстан Республикасы Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Гөлүсә Мөбарәкшина әлеге вакыйга белән чын күңелдән тәбрикләде. Дәүләт әләме, герб, паспорт тарихы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. :Беренче документлар унсигезенче гасырда ук булган, аннан соң күп үзгәрешләр кертелгән, Октябрь революциясеннән соң, кирәксезгә дә чыгарылган, 1932нче елда яңадан кертелгән. Паспортны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Район прокуроры ярдәмчесе Алмаз Сафин да котлады, паспортның бик мөһим шәхси документ булуын кат-кат ассызыклады, югалткан очракта, административ җаваплылыкка тартылу турында да кисәтергә онытмады. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге исеменнән Булат Әгълиев котлау сүзләре җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ата-аналар исеменнән тәбрикләгән Энҗе Хәбирова да җылы тәэсирләре белән уртаклашты. Бер-берсен телефоннарына фотога төшерделәр.