Ә Майчабуда, Майчабуда...

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

2нче мартта мамадышлылар кышны озата. 10.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда Майчабу бәйрәме башлана. Чараларны оештыручылар тәмле-тәмле коймаклар белән сыйлаячаклар, атта йөрергә мөмкин булачак. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре инде кызыклы сценарийны күптән әзерләде, анда җыр-биюләр, уеннар, күңелле ярышлар бихисап. Шәһәр балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә килүчеләргә, урамнан үтеп баручыларга кечкенә сувенир кояшлар бүләк итәчәк. Аларның үз куллары белән тудырган иҗат җимешләрен сатып алу мөмкинлеге дә бар. Кунакларны  Россия символы  Матрешка курчагы каршы алачак. Бәйрәмнең кульминацион мизгеле - бергәләп салам карачкыны яндыру. Сезне гаять күңелле тамаша, җыр-биюләр көтә, бәйрәмнән гафил булып калмагыз.

 

Бәхет - туган якта

Статистик мәгълүматларга күз салсак, соңгы биш елда махсус урта уку йортларын 868 райондашыбыз тәмамлаган, аларның 537се белгечлеге буенча эшли, шул исәптән 123е - районыбызда. Шул дәвердә югары уку йортын бетергән 1116 райондашның 482се һөнәре буенча эшли, 168е – Мамадыш районындагы оешма-предприятиеләрдә.

Югары белем белән супермаркетларда кибетче булып эшләү модасы дәвам итә. Дипломнарын “Мегаполиста яшәүче“ исеменә алыштыручылар шактый. 87нче һөнәри көллиятне тәмамлаучылар әлеге статистикага кертелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International