Тормышның үзәгендә кайнаучылар

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Тормышның үзәгендә кайнаучылар
Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп укучылары һәм китапхәнәчеләр  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Вәрис Гали, берлекнең шәрәфле әгъзасы Вахит Галиев, шагыйрә Гөлнур Васыйлова белән очраштылар. Кунаклар ничек иҗатка кереп китүләре, шигырьләрен һәм хикәяләрен ничек язулары, әсәрләренә вакыйгаларны кайдан туплаулары турында сөйләделәр. Укучыларны хикәяләрдә геройларның исемнәре үзгәртеп яки үзгәртелмичә бирелүе дә, кунакларның балаларга багышланган әсәрләре дә кызыксындырды. Әдипләр балаларга үз киңәшләрен дә бирделәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International