Тәвәккәлнең бит пешми

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
“Эшләргә теләгән җаен таба,“–дип юкка гына әйтмәгәннәр. Икенче фермада муниципаль район башлыгының халык белән очрашуында печән әзерләү өчен җир сораучылар да табылды. “Борын төбегездә генә бит печәнлекләр, чыгыгыз да чабыгыз,“ – дияргә мәҗбүр булды ул. 
Эш тәмен белүчеләр
Нәсимә Дәүләтшина элек мәктәптә рус теле укыткан, Наил–“Яшел тау“ хуҗалыгында склад мөдире булып эшләгән. 2008нче елны блоклардан олы сарай җиткереп куйган булганнар. Бүген алар дүрт сыер, җиде бозау һәм ат асрыйлар. Сөтләрен халык сатып ала, Мамадышка да алып баралар. Даими клиентлары бар, шуларга тараталар. Сөт өсте, эремчек тә ясыйлар. “Печәнне моточапкыч белән малайлар әзерли. Ат белән алып кайтабыз,“–ди Нәсимә. Саламны Уразбахтыдан кайтарганнар. Быел кыш өч баш мал суйганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International