“Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты коллективына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны бүгеннән Рәмзил Кашапов башкарачак. Аның хезмәт юлы АДПИ физика–математика факультетын тәмамлагач, мөгаллим буларак башланып китә. Ә соңгы елларда ул Дегетле авылында урнашкан 17нче санлы колония–җирлек учреждениясе дилбегәсен тартты.