Кеше тукталып, артына борылып, яшәү чорында кылган гамәлләренә күз салырга тиеш, диләр. Гомере заяга узмаганмы, кешеләргә, җәмгыятькә файда китергәнме, дөньяда якты эзе каламы?
Ривал Гыйззәтуллинның бу яктан узган 70 еллык тормышы белән горурланырга ныклы нигезе бар. Кечкенәдән үк җиргә кендеге белән бекрегеп үскән шәхес ул. Беренче җитди хезмәт чыныгуын да 14 яшьтә ала. Олыяз мәктәбенең укучылар бригадасын җитәкләп, район буенча кукуруздан иң югары уңыш алганы өчен, КПССның Тәкәнеш район комитетының һәм район Советы башкарма комитетының Мактау кәгазенә һәм кыйммәтле бүләгенә лаек була ул. Хезмәтне яратсаң, барлык эшең уңар, хөрмәтне сөйсәң, хезмәт сөй, диләр бит. Гомере буе шушуы кыйбладан читләшмәде ул. Җәйге каникулларда көтүче, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә дә, Келәүш, Иске Комазан мәктәпләрендә мөгаллимлек иткәндә дә, “Таң“ колхозында төрле җаваплы вазыйфалар башкарганда да анда оештыра белү сәләте, лидерлык сыйфатлары ачыла. 27 яшендә Олыяз авыл мәдәният йортына директор итеп билгеләнгәч, язмам герое тагын да зур энергия белән эшли башлый. Ул елларда мәдәният йорты Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә танылу ала. 1977нче елда аның эш тәҗрибәсе Ульяновск шәһәрендә узган Бөтенсоюз семинарында өйрәнелә. Ривал әфәнденең оештыру сәләте авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәндә тагын да ачыла. Мисал өчен, “Алга“ колхозы оештырылгач, буш җирдә диярлек хуҗалык торгызып, аны исемен аклатырлык итеп эшләтеп җибәрү җиңелләрдән булмагандыр. Биш ел эчендә хуҗалыкта 68 объект сафка бастырыла. “Чулпан“ агрофирмасын җитәкләгән чорда да әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда алдынгы урыннардан төшми. Җитәкчелек итү дәверендә ул үзенең эш принципларыннан беркайчан да чигенми. Беркайчан да кешеләрне араламый ул. Мәсәлән, язын шәхси хуҗалыкларның бакчаларының барысын да сукалаттыра. Чөнки ул укытучыны да, пенсионерны да, сатучыны да шул ук авыл хезмәтчәне, халыкка хезмәт итүче буларак кабул итә. Улы Рөстәмне дә ул авыл хуҗалыгы тармагына “өстери“. Малае Казан авыл хуҗалыгы институытн тәмамлаганнан соң туган төбәгенә кайтып төпләнә.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы тамырдан борылышлар алдында да куркып калмый Ривал Гыйззәтуллин: крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештыра. Соңгы елларда һава шартлары салада тир түгүчеләрне нык кына сыный. Эре авыл хуҗалыклары гына түгел, игенчелек белән шөгыльләнүче фермерларны да кыен хәлдә калдыра. Шулай булуга карамастан, аталы-уллы Гыйззәтуллиннар булганын шөкер кылалар. “Безнең максат – җирне кадерләп, дөрес итеп эшкәртү, чәчү әйләнешен саклау. Ходайның рәхмәте белән, уңышыбыздан зарланган юк. Элек бабаларыбыз гектарыннан 30-35 потка да канәгать булып яшәгәннәр әле. Яхшымы-начармы, без һәр бөртеккә куана белергә тиешбез. Ходай Тәгалә нигъмәте бит ул,“ – ди юбиляр.
Аның өстенә алар авылдашларын, күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне печән белән дә тәэмин итеп торалар. Дөрес, бүген фермер булу җиңел түгел. Җиденче дистәсен тутыруга карамастан, Ривал әфәнде җирдән аерылырга җыенмый. Уллары Рөстәм белән Илшат бүгенге көндә авылда аның төп ышанычлары. Шуңа да Гыйззәтуллиннар, бергәлектә – берәгәйлек дип, эшләп йөриләр. Фермерлыкка алынганчы сызгана башлаган җиңнәрен тагын да өскәрәк күтәреп, авыл өстендә өмет нурлары белән кояш балкып торачагына ышаналар.