Уннан беренчегә

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Былтыр районыбызның яшь көрәшчеләре “Сабантуй“ газетасы призына үткәрелгән бәйгеләрдә гомумкоманда беренчелегендә унынчы урын белән генә канәгатьләнгәннәр иде. Быел без – беренче урында.

Биектауда үткән турнирга җөмһүриятебезнең 40 районыннан 1998-1999нчы елларда туган яшүсмерләр җыелды. Алар ун үлчәү авырлыгында араларыннан иң көчлеләрне барлау өчен бил алыштылар. Шунысы сөенечле, спортчыларыбызның дүртесе генә призлы урыннарны ала алмады. Шулай булуга карамастан, Югары Ушмадан Данис Хәкимов (70 кг.га кадәрге авырлык), шәһәрдәге өченче санлы мәктәптән Илназ Әхтәмов (75 кг.) һәм Олыяздан Илфир Җәмилов (80 кг.) гомумкоманда беренчелегендә үзләреннән өлеш керттеләр. Башка спортчыларыбызга килгәндә, 40 килограммга кадәрге авырлыкта беренче-өченче урыннарны безнекеләр яулады. Алар – шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп укучылары Илназ Димиев, Ришат Исхаков һәм 2нче санлы лицейдан Алмаз Сөнгатуллин (ул Түбән Кама өчен бил алышты). 45 килограммга кадәрге авырлыкта Эльмир Вәлиуллин белән Рөстәм Ханов (4нче санлы мәктәп) беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Түбән Ушмадан Данияр Гарипов (65 кг.) –пьедесталның – икенче, 4нче санлы мәктәп укучысы Илназ Низамов (60 кг.) дүртенче баскычына күтәрелделәр. Кызганычка каршы, Рәсил Вафин (50 кг., 4нче мәктәп) тән җәрәхәте алды.

Биектаудан кайтуга икенче көнне яшь көрәшчеләребез һәм зурлар Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә узган Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясадылар. Безнекеләрдән тыш, Саба, Балтач, Кукмара районнарыннан, Марий Элдан, Удмуртиянең Малмыж, Киров шәһәрләреннән килгән һәм келәм хуҗалары катнашында узган бәйгеләрдә безнең барлык унбиш яшь көрәшчебез дә урыннар яулыйлар. Ир-егетләребез дә сынатмый. Нократ Аланы мәчете имамы безнең яшь көрәшче Рөстәм Хановка чиста көмештән эшләнгән шамаил бүләк итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International