Бүгенге көндә электрон беләзекләрне ТР буенча УФСИНның җинаять-башкарма инспекциясенең Мамадыш районы буенча филиалында исәптә торучы хөкем ителгән җиде кешенең икесе йөртә. Әлеге яңалык турында без филиал начальнигы Марат Бакировтан тәфсилләп сөйләвен сорадык.
–Төгәлрәк итеп әйткәндә, электрон беләзек һәм аңа мобиль контроль җайланма агымдагы елның 22нче гыйнварыннан әлеге хөкем ителгәннәргә өстәмә җәза башкару төре буларак та файдаланыла. Күзәтү астындагы затларга электрон мониторинг системасы бүгенге көндә 2010нчы елдан алып актив кулланыла.
–Әлеге җайланма турында сөйләгез әле.
–Хөкем ителгәннең аягына беләзек киертелә. Аның ярдәмендә инспекция теләсә кайсы вакытта хөкем ителгәннең кайда булуын, нинди маршрут буенча хәрәкәтләнүен күзәтү астында тота. Электрон күзәтү системасы кешенең тәүлек буена хәрәкәтләнүен контрольдә тотарга ярдәм итә. Артык хезмәт куймыйча суд тарафыннан куелган чикләүләрне бозу фактларын ачыкларга мөмкинлек бар. Чөнки хөкем ителгәннең һәр хәрәкәте, канунны бозуы инспекциядә урнашкан мониторингта чагыла. Әлеге система ирекләре чикләнгәннәргә генә куела.
–Аның ышанычлылыгы турында әйтеп узсагыз иде.
–Ул – бик яхшы җайланма. Ул хөкем ителгәнне даими төстә оператив күзәтү астында тотарга мөмкинлек бирә, хөкем ителгән тарафыннан хокук бозуларны кисәтүне сыйфатлы итеп башкаруга һәм шәһәрдә тулаем криминоген хәлне яхшыртырга ярдәм итә.
–Беләзеккә берничә сүз белән бәяләмә бирегез әле.
–Формасы буенча ул электрон сәгатьләрдән әлләни аерылмый, йомшак пластиктан яисә резинадан ясалган, озынлыгын көйләү өчен тишекләре булган каешы, электроника һәм җылылык датчигы урнашкан тартмачыгы бар. Беләзек аякка махсус җайланма белән беркетелә һәм электрон ачкыч белән кабызыла. Җылылык датчигы хөкем ителгәннән җайланманы һичшиксез тәндә йөртүне “таләп итә“, радиотапшыргыч аны салдырырга теләгән һәр омтылышны теркәп бара. Җайланма Цельсий буенча температура 100 градуска кадәр чыдамлы, су үткәрми. Димәк, мунчага да керергә була дигән сүз. Ә мобиль күзәтү җайланмасы GPS җилкәгә эленә яисә билгә тагыла.
–Әгәр штаттан тыш хәл килеп туса?
–Күзәтү астындагы зат хәбәрләргә җавап бирмәсә, тревога игълан ителә, аның янына наряд китә, ә җинаять-башкарма инспекторы нинди санкция кулланырга кирәклеген хәл итә. Шул вакытта җәза срогы реаль срок белән алышынырга мөмкин.
Әңгәмәдәш Наталья Якимова.