Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – бер, тугызынчы сыйныфның җиде укучысы өчен Соколка урта мәктәбендә соңгы кыңгырау 22нче май көнне яңгырады.
Бүген - маллар өчен зур бәйрәм. Нинди дисезме? Авылларда көтү чыга. Бу бәйрәмме инде, диярсез кайберләрегез. Бәхәсләшә алам, бу – бәйрәм. Чөнки салкын кышларны абзарда яткан хайваннар да, алар арасында кайнашып уздырган авыл халкы да бу мизгелләрне зарыгып көтеп ала.
Бүген банклардан кредит алганчы кеше барысын да энә күзлеге аша үткәргәннән соң гына үзенең кыю адымын ясый. Чыннан да, бүгенге еллык ставкалы кредитны тәвәккәлләр генә ала шул. Яшерен-батырын түгел, эшмәкәрләр арасында шуның аркасында эшчәнлекләрен туктатучылар да юк түгел.