Зур сынаулар башланды.

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучыларының да, аларның әти-әниләренең дә телләрендә БДИ, ДИА –быел тагын нинди үзгәрешләр көтә икән дип баш ватканнардыр. Кагыйдә бозу очракларын булдырмау ысуллары да ел саен камилләшә бара. Имтихан тапшыру пунктына укучылар металл детекторлары аша уза, аннары документлар тикшерү этабы, шуннан соң гына сынау үтәчәк аудиторияләргә керәләр. Бүлмәләр исә видеокамералар белән җиһазланган, имтихан барышына күз-колак булып торучы иҗтимагый күзәтүчеләр дә үз урыннарында. Быел тугызынчылар да металл эзләүче детектор аша уздылар, имтихан бирелә торган мәктәпләргә олайн режимында видеокамералар куелган.Быелгы мәсьәлә һәм биремнәргә килгәндә, алар укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүне генә күздә тотмый, ә белемнәрен тормышта куллана, анализлый, фикерләрен дәлилли, исбатлый белүләрен дә ачыклауны максат итеп куя. Әгәр укучы ниндидер фән буенча имтихан нәтиҗәләреннән риза түгел, яисә аны тапшыра алмаган икән, әлеге фәннән ул икенче тапкыр 1нче сентябрьдән соң үзен сыный алачак. Агымдагы елда да рус теле белән математикадан иң минималь баллар алдан ук билгеләнеп куелган. Соңгысына килгәндә, аннан сынау база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленгән.

Алар дулкынланамы? ДИАга ничек әзерләнгәннәр? Тугызынчыдан соң укуларын кайда дәвам итәчәкләр? Әлеге һәм башка сорауларымны туплап, аларга җавап алу өчен шактый тир түгәргә туры килде. Бу аңлашыла да, шундый җаваплы көнне бүгенге имтиханнарны ничек бирергә, каушамаска иде бит, дигән уй-фикерләр белән башлары тулган укучы кыз-малайларның халәтен яхшы төшенәсең. Яшерен-батырын түгел, безнең чорда шпаргалкалар сынауларның бер “бизәге“ булып торалар иде. Хәзер... Бу турыда ассызыклап үтелде инде. Шулай да өч кешене “сындыру“ бәхетенә ирештем.

ФОТО 5073

Илдар Гулов, шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәбенең 9Б сыйныф укучысы:

–Дөресен генә әйткәндә, үземне тыныч хис итәм. Мактануым түгел, гел “бишле“гә генә укымасам да, һәр фәнне яратам. Бүгенге математикадан сынауга ныклап әзерләндем. Хәер, безнең укытучыбыз Ришат абый Сәйфетдинов аны безгә бик тирәнтен аңлата. Укуымны мәктәптә дәвам итәчәкмен. БДИ куркытмый. Кызганычка каршы, безнең тугызынчыларның яртысы чамасы гына киләсе уку елында урта белемне алуларын дәвам итәчәкләр.

5084

Регина Ахунова, Владимир мәктәбеннән:

–Унберенчене тәмамлаячакмын. Имтиханнарга репетитор ярдәме кирәк булмады. Үз-үземә ышанам, Ходай бирсә, барысы да уңышлы булыр. Чөнки алдыма куелган максатым һәм хыялым бар. Аның беренчесе – тормышта югалмыйча, үз урынымны табу булса, икенчесе – башкалабызда югары уку йортын тәмамлап, үзем яраткан һөнәргә ия булу. Ул нинди һөнәр, гафу итегез, әлегә сер булып калсын.

5085

Рифнур Гәрәев, Усалидан:

–Тугызынчыдан соң, Мамадыштагы 87нче һөнәри көллияттә белем алырга, автомеханик һөнәрен үзләштерергә исәбем. Бүгенге көндә иң кирәкле кәсепләрнең берсе бит ул. Югары белемгә килгәндә, кем белә, алга таба күз күрер әле. Урта һөнәри белемле кешеләргә кытлык зур дип тикмәгә генә сөйләшмиләрдер. Киләчәктә “сптушник“ларга да хөрмәт тагын да арта төшәр, дип ышанам.

11нче сыйныфлар өчен БДИ тапшыру көннәре:

28нче май: рус теле – 281 укучы (шуларның өчесе узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары);

1нче июнь: математика (аттестат өчен, база дәрәҗәсе) – 118 кеше;

4нче июнь: математика (югары уку йортларына керергә җыенучылар, профиль дәрәҗәсе) – 245 кеше;

8нче июнь: химия – 37; җәмгыять белеме – 147 укучы;

11нче июнь: физика – 97; инглиз теле (язмача) – 6 кеше;

15нче июнь: информатика – 9; тарих – 22; биология – 53 кеше;

18нче июнь: инглиз теле (телдән) – 6 укучы.

9нчы сыйныфлар өчен ДИА тапшыру көннәре:

27нче май – математика;

29нчы май: җәмгыять белеме – 72; химия – 29; информатика – 12 кеше;

3нче июнь – рус теле;

5нче июнь: биология – 45; тарих – 3; физика – 36; инглиз теле – 1 кеше.

Билгеле бер сәбәпләр аркасында имтиханга килә яисә тапшыра алмаганнар өчен өстәмә резерв көннәре каралган. 11 сыйныф укучылары өчен БДИ бирүнең резерв көннәре: 22нче июньдә–рус теле, 23нче июньдә – математикадан.  9 сыйныф укучылары өчен резерв көннәрендә 1 бала 10нчы июньдә – җәмгыять белеменнән, ике укучы – химиядән; 17нче июньдә бер бала тарихтан имтиханнар тапшырачаклар. Ни өчен бу шулай? Әгәр укучы чыгарылыш имтиханнарында җәмгыять белеме белән химияне сайлаган икән, аларның икесен дә бер көнне тапшырасы. Шуңа күрә укучы әлеге фәннәрнең берсен резерв көненә калдыра. Билгеле булганча, рус теле һәм математика фәннәреннән БДИ һәм ГИА тапшыру мәҗбүри булып тора һәм укучылар алардан имтиханны күрсәтелгән баллардан  түбән тапшырырга тиеш түгелләр. Шулай булган очракта укучыга аттестат бирелми.

Темага

Агымдагы уку елында район буенча 281 укучы – 11, 539 укучы 9нчы сыйныфларны тәмамлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International