Татарстан Республикасы Президенты уйлары буенча, парк һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрнең культуралы ял итүенә яңа мөмкинлекләр ачачак. Һәркем үз җанына якын шөгыль таба алсын өчен шартлар тудыру мөһим. Шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән табигатьтәге ялның өстенлекләрен берләштергәч, ял итүнең яшел зоналары җәмәгать тормышының яңа учагына әвереләчәк.
Март аенда Рөстәм Миңнехановка республикабызның парк зоналарын төзекләндерү буенча проект тәкъдим ителгән иде. Президент әлеге идеяләрне хуплады, тик эшкә керешкәнче, халык белән киңәшергә кушты. Җәмәгатьчелек тарафыннан әлеге проектларны тикшерү бара.
Агымдагы елда Татарстанда 160 парк һәм скверны төзекләндерү күздә тотыла. Әлеге максатка республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча шәһәр һәм районнарга җибәреләчәк. Планда: инде хезмәт итүче паркларны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын төзү.
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015нче ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында ял итүнең яшел зоналарын реконструкцияләү буенча үзенең күләме һәм нияте белән биниһая зур программа тормышка ашырыла. Мамадышта да масштаблы проектлар башкарыла. Шуларның берсе – Чапаев урамындагы Пожарка тавы астындагы сквер Шәһәр көнендә ачылачак. Барыбыз өчен дә сөенечле булган бу яңалыкны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов газета укучыларыбыз өчен махсус оештырылган әңгәмәсендә хәбәр итте.
Наталья Якимова
– Анатолий Петрович, Чапаев урамындагы сквер төзелеше турында җентекләбрәк сөйләсәгез иде.
– Ипподром, Җиңү Паркы, Нократ яр буе кебек вариантларны карап чыккач, монысына тукталырга булдык. Әлеге скверны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 11 миллион сум акча бүленеп бирелә. Районыбызның авыл җирлекләре “КамАЗ“лары белән анда 20 мең кубометр грунт, 2,5 мең кубометр ком ташылды, әлеге эш дәвам итә, чөнки урыны бик үзенчәлекле – су баса торган. Төзелешнең подрядчысы – “Мелиорация“ ПМКсы. Нократ Яр буеның икенче чираттагы дәвамы 1 километр 200 метр булыр дип, планлаштырган идек. Икмәк кабул итү предприятиесе мәйданын да исәпкә кертеп, ул хәзер ике километр озынлыкта булачак. Икмәк кабул итү предприятиесе (объект күчерелә) урынына аттракционнар урнаштырачакбыз. Сквердагы биш метр киңлектәге боҗралы юл асфальтланачак. Ул җәяүлеләргә, велосипедта һәм роликларда йөрүчеләргә хезмәт итәчәк.
–Нинди агачлар утыртылачак?
Чермә кертеп, газон үләне чәчәбез. Артык зур үсми торган куаклар утыртачакбыз. Скверның уртасында сулы касә скульптор корылмасы урын алачак. Бию мәйданчыгы, ерак түгел машиналар өчен парковка төзеләчәк. Ушма елгасы аша күпер астыннан ярның уң як өлешенә күчү юлы булачак. Киләчәктә анысын да скверның төзек зонасы итеп реконструкциялиячәкбез. Тиздән объектта 2,8 мең квадрат метрга брусчатка җәю эшенә керешәбез.
–Скверның исеме бармы инде?
–Башта ул яшьләр өчен дип уйланылган иде, хәзергә исеме дә юк әле. Мөгаен, мамадышлыларга бу турыда уйланырга кирәктер. Бөтен халык фикерләшүенә куярга тәкъдим итәм.
–Тәкъдимегез кабул ителде. Ә “гаилә паркы“ проекты ничек тормышка ашырыла?
–Спирт заводы каршында аның өчен урын чистартуны узган ел ук башлаган идек–куаклар киселде. Бүгенгә урынның топографиясе эшләнде. Күле сакланачак. 30-35 миллион сумлык финанс салымнары кирәк булачак. Бу–бер еллык кына проект түгел. Анда эш башлана гына әле. Стадион-ипподром янындагы “спорт паркында“ да эшләр дәвам итә. Анда җәй дә, кыш та атларда йөрергә мөмкин булачак. Футболчыларыбызга да урын иркен. Кышкы ял өчен–шугалак һәм чана трассасы хезмәт итәчәк. Уңайлы табигый мохиттә–ылыслы агачлар кочагында парк 33 гектар мәйдан били.
–Районыбыз Татарстанда беренче булып урманнарны торгызу эшләрен төгәлләвен һәм 2 миллион данә күләмендә утырту материалына нигез салынганын исәпкә алсак, бу юнәлештәге эшләр алдагы елларны күз алдында тотып башкарылган, дигән тәэсир кала...
–Берсүзсез. Һәркем үз гомерендә бер генә булса да агач утыртырга тиеш бит. Классташларыбыз белән мәктәбебезне тәмамлауның 30 еллыгына җыелгач, мин үзем утырткан агачымны таныдым. Ул күңелемә шундый якын булды... Безгә төрле юбилейларга, даталарга, вакыйгаларга багышлап агач утыртуны киңрәк кулланырга кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Җиңү Паркында, исән ветераннарыбыз санынча–65 зәңгәр чыршы утыртылды бит. Уйлап карасаң, төзекләндерү буенча башкара торган эшләребез киләчәк хакына. Бездән соң киләчәк буыннар боларның барысын да югары бәяләр.
Сез барысы да алдагы елларга, дип бик дөрес әйттегез. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов сәясәте дә киләчәкне, дистәләгән елларны алдан күз уңында тотып уйланылган. Моның нәтиҗәсендә, быелгы кыен шартларда да, республикада барлык 28 дәүләт программасы да эшли. Төзүчеләребез кризисны тоймыйлар–торак план буенча җиткерелә, капиталь ремонт та – шулай ук. Киләсе елдан балалар бакчаларына ремонт башлауны планлаштырабыз.
–Парклар һәм скверлар елына әйләнеп кайтып, Мамадышыбызны Сез нинди итеп күрәсез?
–Яшел итеп. Мөмкин кадәр күбрәк яшеллек–бу бик матур.
–Сезнең күңелегезгә нинди агач яки куак якынрак?
–Мин сиреньне бик яратам.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.