Бу язма ниндидер криминаль хәлгә багышланган дип уйламагыз тагын. Чәршәмбе көнне башкалабыз Казанда узучы “Кермтекс“ халыкара форумында катнашучылар Фестиваль аланында алар өчен әзерләнгән кечкенә Сабантуйда капчыклар белән сугыштылар. Хәер, барысы да тәртип белән.
Николай Михайлов
Аларның Мамадышка килүләре тикмәгә генә түгел. Чөнки узган ел бездә керамик кирпеч җитештерүче, халыкара стандартларга җавап бирүче “МАКЕРАМ“ кирпеч заводы ачылды. Илебезнең Калининградтан алып Владивостокка кадәр булган география киңлегендә урнашкан шәһәрләрдә эшләп килүче кирпеч заводлары директорлары, заводларга заманча җиһазлар урнаштыручы, аларга ремонтлар ясаучы предприятиеләр җитәкчеләре, баш инженерлары, финанс директорлары, шулай ук керамик әйберләр җитештерүдә бер адым алда баручы, шулай булуга карамастан, тәҗрибәләре белән уртаклашучы дистәләгән чит ил вәкилләре кунак булды Мамадышта. Чыннан да, безнең МАКЕРАМ үзенең продукциясен Испаниянең “TaIIers FeIipe Verdes һәм Equipceramic“ компаниясе технологияләре буенча җитештерә. Елга 60-70 миллион кирпеч чыгарырга исәпләнгән завод бүгенге көндә үзенең клиентларын тапкан инде. Әлегә җитештерелгән продукциянең күп өлеше Татарстан эчендә киң кулланылса да, завод директоры Илфат Хаҗиев сүзләренә караганда, күрше республикалардан да сорау арта төшкән. Предприятиегә кирпечкә Удмуртия, Чувашстан, Башкортостан, Киров өлкәсеннән дә киләләр икән инде. Заводта продукция җитештерү тулысынча диярлек автоматлаштырылган булуга карамастан, биредә 73 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары айга 25-32 мең сум тәшкил итә. Бүген биредә иң катлаулы продукт – “сулаучы“ стеналар өчен кирпечләр чыгарыла. Андый заманча төзелеш материалы әлегә җөмһүриятебездә җитештерелми. Чит илдән килгән кунаклар да “МАКЕРАМ“ны төзеп, зур отышта булуыбызны ассызыклап үттеләр.
ФОТО. 0351
Арно Кимпе, “KIMPE SAS“ компанияснең генераль директоры (Франция):
–Мондый заводлар Россия өчен бик кирәк. “МАКЕРАМ“ бүгенге көндә яңа технологияләр белән тәэмин ителгән. Ул бүгенгене генә түгел, киләчәкне дә күз уңында тотып төзелгән. Дөрес, Европада мондый предприятиеләр аз калды инде. Шәһәрегезгә килгәндә, провинциаль шәһәрнең шундый заводка ия булуы мактауга лаек. Аның матурлыгына автобуслар белән аңа килеп кергәндә үк шик тумады.
Завод белән танышканнан соң, кунаклар өчен Мамадышның күркәм урыннарына экскурсия оештырылды. Шунысына игътибар иттем, бу көнне аларның куллары бер дә бушамады. Чөнки алар кәрәзле телефоннарына, фотоаппаратларына, планшетларына шәһәрнең матурлыгын, “Изгеләр чишмә“сен, Фестиваль аланында алар өчен әзерләнгән мәдәни чарада катнашучыларны, кече Сабантуйда катнашкан коллегаларын, Нократ пейзажын төшерделәр. Форсаттан файдаланып, горурлыгыбыз булган елгага озак кына сокланып карап торган бер кунакка мөрәҗәгать итәргә булдым.
ФОТО 0463
Алексей Бабердин, Тула шәһәрендәге “Браер“ кирпеч заводының финанс директоры:
–Эш турында онытып торыйк әле. Аланга килгәннән бирле Нократыгызга гашыйк булдым бугай. Шәһәрегез белән танышып йөргәндә дә авызым ябылмады диярлек. Нижәли шундый кечкенә шәһәрне дә гөлбакчасы итәргә була икән? Димәк сезнең республика, район җитәкчелеге, көнүзәк мәсьәләрне хәл итү белән бергә, торак пунктларын төзекләндерүгә дә вакытларынкызганмыйлар, финанс чыганаклары табалар, дигән сүз. Эшкә чумып, табигатькә дә сирәк чыгыла. Татарстанга тагын килергә насыйп булса, Мамадышыгызга килмичә калмаячакмын.
Мини Сабантуйда да кунаклар өчен татар халкының төрле милли уеннары тәкъдим ителде: алар чүлмәк ваттылар, йомырка салынган кашыкны авызларына кабып йөгерделәр, түмгәккә басып, капчык белән сугыштылар, капчык киеп йөгерделәр, таяк тартыштылар... Уеннарда катнашучыларның барысы да шәһәребезне чагылдырган бүләкләргә лаек булдылар.
Кунаклар каршында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, “МАКЕРАМ“ заводы директоры Илфат Хаҗиев, әлеге форумны уздыру инициаторы, “Строительные материалы“ журналының баш мөхәррире Елена Юмашина, Испаниянең “Тальерис Филиппе Вердес“ компанияснең генераль директоры Карлос Воркос, Франциядән “Экипс Керамик“ компаниясенең төбәкләр буенча коммерция директоры Франциск Бальмонд чыгыш ясадылар.