ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Мамадыш тамашачысы “Шәһәр кадрда-2016“ фестиваль-конкурсының чираттагы чыгышларын карады.

Иртән температура минус 25-30 градус булуга да карамастан, шәһәрнең үзәк мәйданында ярминкә гөрли иде инде.

“Мамадыш урман хуҗалыгы“ дәүләт-бюджет учреждениесе директоры Илдус Газизҗан улы МӨХӘММӘТШИН лаеклы ялга китү сәбәпле, әлеге постка Әхәт Әгъмал улы ХӘСӘНОВ билгеләнде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективының 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган гомум җыелышы узды. Чарага чакырылучылар арасында ТР Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек һәм халык иҗатына ярдәм бүлеге мөдире Г.Габдуллина, бүлекнең әйдәп баручы белгече Н.Ибраһимова бар иде.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2016нчы елда үзарасалым акчалары интенсив юл хәрәкәте аз булган “икенчел дәрәҗәдәге“ урамнарга 1150 яктырткыч урнаштыру өчен тотылды.

Кече Сон авылының Һади Такташ урамының 250 метр озынлыктагы участогына үзарасалым акчасына вак таш түшәлде (рәсемдә). Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов әйтүенчә, Урта Сонда 120 метр озынлыкта юл рәтләнгән. Югары Сонда 900 метр озынлыкта су торбалары салынган. Быел да төбәк халкы үзарасалым акчасын җыюга актив керешеп китте.

Өч көн дәвамында Мамадышның “Олимп“ Боз сарае хоккей сөючеләр үзәгенә әверелде. Биредә 2002нче елда туган хоккейчыларның Бөтенроссия “Алтын алка“ уеннары кысаларында Татарстан финалы узды. Боз өстендә җөмһүрия- тебезнең зона ярышларында җиңү яулаган сигез командасы көч сынашты.

Эшмәкәрлек үсештә. Аның Мамадыш районы икътисадындагы өлеше дә утыз процентка җитте инде. Бу сан алга таба да үсәчәк. Ә моның өчен алар алдындагы киртәләрнең кимрәк булуы кирәк.

Салым кодексы нигезендэ хэр салым елы тэмамланган сон физик затлар алган керемнәре турында 30 апрельгэ кадэр декларация бирергә тиеш.

Россия Дәүләт Думасы гаиләдәге кыйнау очракларын җинаять җәзасы исемлегеннән алучы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Хәзер гаиләдәге көч кулланулар, әгәр алар сәламәтлеккә артык зыян китермәсәләр, административ хокук бозулар категориясенә керәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International