2016 ел дәвамында алган керемнәрне декларациялэргэ онытмыйк!

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

     Салым кодексы нигезендэ хэр салым елы тэмамланган сон физик затлар алган керемнәре турында 30 апрельгэ кадэр декларация бирергә тиеш.

     Керем декларациясен түбәндәге төр керемнәрне алган физик затлар тапшырырга тиеш:

 3 елдан кимрэк вакыт эчендэ шэхси милке булып торган  теләсә нинди төр мөлкәт сатудан ( йортын, фатирын, приватизацияләнгән бүлмәсен, автомобиль, мотоциклын);

 гражданлык- хокукый актлар нигезендә (ягъни договор нигезендә)  керем алучылар,

 арендага бирудэн керем алучылар (бездә еш очрый торган  пай җирләрен арендага бирү,

 милекне яки торакны арендага биру);

 репититорлар; кара һәм төсле металл тапшырып керем алучылар; акчалата яки натуралата  булэк (дарение) алучылар;

 төрле оешмаларның Устав капиталында булган өлешләрен сатучылар; салым агентлары (эш бирүче)

 тарафыннан физик затлар керемнәренә салым тотылмаганда.

    Керем декларациясен  30 апрельдән соң тапшырган очракта Салым Кодексының 119 маддәсе нигезендә штраф санкциялэре кулланыла.

   Декларация кампаниясе вакытында “Кайнар линия” телефоны  8(85563)33471.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International