АЛДА СОЧИ КӨТӘ.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Өч көн дәвамында Мамадышның “Олимп“ Боз сарае хоккей сөючеләр үзәгенә әверелде. Биредә 2002нче елда туган хоккейчыларның Бөтенроссия “Алтын алка“ уеннары кысаларында Татарстан финалы узды. Боз өстендә җөмһүриятебезнең зона ярышларында җиңү яулаган сигез командасы көч сынашты. Беренче урынны яулаган команда турыдан-туры Россия финалында катнашу хокукы алачак иде. Коллективлар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнең Илья Шевяхов шәкертләре үз төркемнәрендә Байлар Сабасының “Тимерхан“ хоккейчыларын 13:1 исәбе белән тар-мар иттеләр, икенче уенда да аларга Чирмешәннең “Стальные совы“ командасы әллә ни каршылык күрсәтә алмады. Очра- шуның 14:1 исәбе белән безнең файдага тәмамлануы шул турыда сөйли. Яшел Үзәннең “Ледокол“ хоккейчылары да капкаларына безнекеләр керткән җиде алкага бер белән дә җавап бирә алмадылар. Нәтиҗәдә, үз төркемендә беренче урынны яулаган “Олимп“ пәнжешәмбе көнне икенче төркем җиңү чесе, Балтачның “Балтаси“ хоккейчыларына каршы хәлиткеч очрашу уздырды. Чөнки җиңүче команда Татарстан данын Сочида якларга барачак иде. Хоккейчыларыбыз җанатарларының өметләрен акладылар. Хәлиткеч очрашуда “Олимп-2002“ командасы балтачлыларны 6:3 исәбе белән җиңеп, “Алтын алка“ уеннарының җөмһүриятебез финалын оттылар. Шулай итеп, безнең уенчылар Татарстан данын Сочида узачак Бөтенроссия финал уеннарында яклау бәхетенә ирештеләр. Уен нәтиҗәләре буенча безнең Анатолий Хохрев – иң яхшы капкачы, Дамир Хафизов иң яхшы уенчы исемнәренә лаек булдылар. Командабызга акчалата бүләк һәм хоккей таяклары алу өчен сертификат тапшырылды. Баш тренер Илья Шевяхов та аерым билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны котлау тантанасында ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вәкиле Лилия Новикова һәм “Алтын алка“ клубының Татарстан буенча төбәк вәкиле Михаил Бойцов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International