Иртән температура минус 25-30 градус булуга да карамастан, шәһәрнең үзәк мәйданында ярминкә гөрли иде инде. Бу юлы аны Кирмән икътисадый зонасы авыл җирлекләре үткәрде. Барысы да хәзинәләрендә барын алып килгән. Кечекирмәнлеләр казан асып уха пешерергә керешкәннәр. Бу юлы да үзәк мәйданда башка төбәкләрдән килгән фермерларны, шәхси эшмәкәрләрне күрергә була иде. Алар шәһәрдәшләребезгә ит-сөт продукцияләре, камыр ризыклары, казылык, кайнатмалар, салатлар, бал, мунча себеркеләре, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Тәкәнеш төбәгендә яшәүче Прокопьевлар да бер генә ярминкәне дә калдырмыйлар. “Безнең үз клиентларыбыз бар инде хәзер. Алар кайчагында алдан ук заказ биреп китәләр. Мәсәлән, икенче килгәндә, сөяклерәк җирен алып килегез, яки майлырак урыны кирәк була, дип әйтәләр“,– диләр алар. Ярминкәгә муниципаль район башлыгы Ана толий Иванов та югары бәя бирде, авыл җирлекләренә ас- сортимент өстендә эшләргә кирәклеген искәртеп узды. Ә мәйдандагы сәхнәдә Кирмән икътисадый зонасына керүче авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр чыгыш ясады.