Кече Сон авылының Һади Такташ урамының 250 метр озынлыктагы участогына үзарасалым акчасына вак таш түшәлде (рәсемдә). Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов әйтүенчә, Урта Сонда 120 метр озынлыкта юл рәтләнгән. Югары Сонда 900 метр озынлыкта су торбалары салынган. Быел да төбәк халкы үзарасалым акчасын җыюга актив керешеп китте.
Районда гамәлдә йөрүче утыздан артык федераль, республика һәм муниципаль программалар арасында халыктан җыела торган үзара салым акчасы аерым бер урын алып тора. Ул, башка проектлар кебек, тормышыбызның сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Безнең “халык инициативасы“ җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә үзебезгә катнашырга һәм мәсьәләләрне көйләргә мөмкинлек тудыра.
Шулай да, власть тарафыннан яклау тапкан халык инициативасының сизелерлек өстенлеккә ия булуына карамастан, үзарасалым акчасы җыю белән бәйле шикаятьләр редакциябезгә килеп тора. “Ни өчен мин: “Каршы“,–дип җавап биргән килеш, акча түләргә тиеш?“, “Бу җыемнарның хокукый көче бармы?“, “Акчаларның кая киткәнен без кайдан белик?“ – газетабыз укучылары тарафыннан әнә шундый эчтәлектәге сораулар еш яңгырый. Мәсьәләнең хокукый асылы турында район прокуро- ры Радмир НАДЫРШИН аңлатма бирә:
–Әйе, чыннан да, район га- зетасы редакциясенә генә түгел, район прокуратурасына да узган ел үзарасалымнан канәгать булмаучы гражданнар мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да хокукый характердагы җаваплар бирелде. Газета битләрендә әлеге мәсьәләгә аңлатма биреп үтәсем килә. Былтыр районның административ комиссиясе үзарасалым белән бәйле булган муниципаль хокукый актларның үтәлмәвенә ка- гылышлы 11 беркетмә төзеде. Бу мәсьәлә 2003нче елда кабул ителгән “РФдә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында“гы 56ФЗ 131нче санлы закон нигезендә көйләнә. Шунысын истән чыгармаса кирәк: үзарасалым – җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне юллар төзү, зиратларны рәтләү, су белән тәэмин ителешне тәртипкә китерү һ.б. хәл итү өчен бер мәртәбә түләнә торган акчалар. Халыктан җыелган сумма максатчан әһәмияткә ия. Бу турыда референдум карарында язылган. Һәр җирлектә ул төрлечә булырга мөмкин. Референдум нәтиҗәләре буенча без үзарасалымның кирәкме, яисә юкмы икәнлеген күрәбез. Карар проектында кемнәрнең акча бирүдән азат ителүе күрсәтелә, ә калганнар күпчелекнең ихтыярына буйсынырга һәм район бюджетына үз өлешләрен кертергә бурычлы- лар. Бу–муниципаль-хокукый акт, аны үтәү һәр кешегә мәҗбүри. ТР Административ хокук бозулар кодексының 2.6 маддәсе нигезендә, муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган: гражданнарга–1000 сумнан алып 2500 сумга кадәр штраф. Акчалар кая китә? Үзарасалым акчасы тотылганнан соң, аларның тотылышының законлылыгын тикшерү өчен, районның контроль-счет палатасы урыннарга чыгып, тикшерүләр уздыра. Гражданнарның берничә мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы тикшерүгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең икътисадый җинаятьләр куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләрен җәлеп итте. Бозулар ачыкланмаган. Программа безнең районда дүртенче ел инде гамәлдә йөри. Узган ел муниципаль берәмлекләрдән барлыгы 1525,6 мең сум акча җыелды, республика бюджетыннан 1102,4 мең сум субсидия алынды. 2016нчы елның 20нче ноябрендә мамадышлылар үзарасалым турында үзләренең теләкләрен белдерделәр. Үзарасалым – салым түгел ул. Аның турында карар җыенда яисә референдумда кабул ителә. Моның өчен катнашучыларның яртысыннан күбрәгенең ризалык бирүе шарт. Безнең районда күпчелек киләчәктә торак пунктларын төзекләндерүне күз алдында тотып, “Әйе“ дип җавап бирде. Яхшы яшим дисәң, өлеш кертергә кирәк шул.