Абынырлык түмгәкләр калмасын.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Эшмәкәрлек үсештә. Аның Мамадыш районы икътисадындагы өлеше дә утыз процентка җитте инде. Бу сан алга таба да үсәчәк. Ә моның өчен алар алдындагы киртәләрнең кимрәк булуы кирәк. Республика җитәкчелеге, бу максатларда, әледән-әле төрле шәһәрләрдә һәм районнарда кече һәм урта бизнес вәкилләре белән ихластан сөйләшүләр үткәреп тора, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнеп, хәл итү юлларын эзли һәм эшли.

Шундый очрашуларның чираттагысы районыбызда – “Мамадыш“ совхозы бистәсе мәдәният йортында узды. Аңа Кукмара, Алабуга, Менделеевск районнары эшмәкәрләре дә чакырылган иде һәм анда эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр- нең хокукларын яклау бу- енча уполномоченный Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасындагы баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры урынбасары Марат Долгов җавап бирделәр. “Һәр төбәктә проблемалар бар. Закон белән бәйләнгәннәре дә, кеше факторына кагылганнары да. Без һәрвакыт диалогка ачык“,–диде Тимур Дмитриевич. Очрашуда иң күп сорау бирүчеләр Алабуга районы эшмәкәрләре бул- ды. Түләмә авырулы үләт базларының санитар-саклау зонасын киметү ихтыяҗы булуы турындагы мәсьәләне берничә эшмәкәр күтәрде. Алабуга шәһәре янында гына алты шундый баз бар икән. Алар безнең районда да очрый. Федераль законнар буенча, бер километр радиуста, алар янында мал көтәргә дә, бернинди эшчәнлек алып барырга да, балчыгын кирпеч ясау өчен кулланырга да ярамый. Тимур Дмитриевич әлеге мәсьәләнең республика күләмендә өйрәнелә башлавын җиткерде. Райондашыбыз, күренекле фермер Марс Юнысов авыл кибетләренә онлайн касса аппаратларын кую мәсьәләсен күтәрде. “ЕГАИС системасы кертелгәч, бөтен җиһазларын алып куйдык. Минем авыл кибетенә аракы алырга көнгә ике-өч кеше керә. Сатылган аракыны сканер белән терки башлагач, компьютерның эшчәнлеге тоткарлана башлый (зависает). Хәзер онлайн касса аппараты алырга кирәк. Безнең кечкенә авыллар кибетләренең айлык кереме дә җитмәячәк аңа. Аннан, кеше алган һәр товарны компьютер аша теркәргә кирәк булачак“,–диде ул. Эшмәкәрләр, бергәләп, “үлчәү контроле“ мәсьәләсен дә күтәрделәр. Асфальт юлларга керүче йөк машиналарына чикләүләр куелган. “Безнең унбиш тонналы “КамАЗ“лар ярты кузов – җиде тонна йөк кенә салып йөри алалар. Ә юлчыларның авыррак машиналарына да тулы кузов йөк белән йөрергә махсус рөхсәт бирелгән. Моны Федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк иде“,–диде муниципаль районыбыз башлыгы Ана- толий Иванов та. Очрашуда “Татфондбанк“ һәм “Интехбанк“ка, урманнардагы делянкаларга эшмәкәрләр өчен үткәрелүче аукционнарга, “Сайкичү“ базарында сәүдә культурасын күтәрүгә, электр энергиясен ташламалы шартларда куллануга кагылышлы сораулар да яңгырады. Ахырдан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченныйның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Гүзәл Тимергалиева, ре- спублика Президенты каршындагы эшмәкәрлек бу- енча совет координаторы Айрат Сөнгатуллин кече һәм урта бизнес вәкилләренең бөтен сорауларын да язып алдылар. Һәр мөрәҗәгать өйрәнеләчәк һәм ярдәм күрсәтү юллары хәл ителәчәк. Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, эшмәкәрләрнең: “Кайсы төбәктә нинди продукцияләрнең күпме җитештерелгәнен статистика бүлекләре даими исәпкә алып барырга тиешләр. Шунсыз бизнесны үстерү һәм киңәйтү юлларын бил- геләп булмый“,–дигән фикерен хуплады.

                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International