Әлеге мәкаләне язар алдыннан бер мәзәк искә төште. Бер бабай кичен өстенә туннар киеп, капка төбендә басып тора икән. Урамда кар-буран котыра. Урам буй- лап узып баручы ике егет моның янына килгәннәр дә: “Бабай, шундый буранда ник басып торасың? Кар басып китә бит үзеңне,“ – диләр. Бабай аларга каршы: “И, оланнар, тыштагы буран буран мыни ул, өйдә карчык чыгарган буранга түзеп карагыз сез,“ – дип җавап бирә. Сабыр да, түземле дә булгандыр инде ул карт. Ни кызганыч, бүген күп очракта гаиләдә килеп туган низагларны хәл итү өчен йодрыклар “ярдәмгә“ килә. Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамыйча калмый. Ки- леп чыккан низаг ир белән хатын арасында гына калсын иде ул. Кызганычка каршы, әти-әниләренең ызгышталашларыннан балалар да зыян күрә. Кайчандыр бу проблеманы җиңеләйтү максатында законнарны катыландырганнар иде. Узган айда Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән проект закон буларак үз көченә керсә, хәл уңай якка үзгәрерме соң? Әлеге темага Интернетта да, массакүләм матбугат чараларында да капма-каршылыклы фикерләр күп ишетергә туры килә. ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийча әйтсәк, әгәр гаиләдә киеренкелек икән, аны судлар аша хәл иткәнче, ир белән хатын икесе ике якка чыгып китсен дә, вәссәлам. Әгәр “тукмашулар“ булмасын, дисәгез, гаилә нигезендә көчле мәхәббәт ятарга тиеш. Шул чагында гына иминлек хөкем сөрәчәк. Әгәр килеп чыкмый икән, нигә никахлашып торырга? Иргә булган, яисә киресенчә, хатынга булган ачуны бушатыр өчен йодрыкны балаларга карата куллану, бер нинди дә әхлак нормаларына сыймый, дип саныйм. Моңа чаклы гаиләдәге кыйнаулар өчен җинаять җаваплылыгы каралды, закон тиешле җәзаны билгеләде. Иректән мәхрүм итү дә бар иде. Тиктормас баласын җитди гамәле өчен физик яктан җәзалаган ата-анага ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган иде, шул балага кул күтәргән күрше, яисә башка чит кеше штраф белән генә котылды. Хәзер исә гаиләдәге “тукмаш“ өчен 5 меңнән алып 30 мең сумгача штраф, 10 көннән алып ярты айгача кулга алыну, яисә 60 сәгатьтән алып 120 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә тарту каралган. Әгәр кеше ел дәва- мында акылга утырмый икән, җинаять җаваплылыгы үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр хәлне җиңеләйтер микән? Болай да исерек, тиран ирләреннән кыен ашаган хатын-кызлар арасында судка мөрәҗәгать итүчеләрнең дә күп булачагы шик уята. Кыйналган өчен 5 меңнән алып 30 меңгә кадәр сумманы гаилә бюджетыннан түлисе була бит. Әгәр ир затын 10-15 тәүлеккә ябып куйсалар, ул өенә хатынын, балаларын сагынып кайтып керер микән? Кыскасы, сораулар күп булыр әле. Шуңа күрә кайберәүләргә мәзәктәге бабай кебек сабыр, түземле булырга кирәк. Сәламәтлеккә артык зыян китермәгән көч кулланулар кыйнауга керми, дип күңелдәге ачуын балаларына кул күтәреп “тынычланган“ ата-аналарның берәр вакыт чыгырларыннан чыгып, балаларына җитди җәрәхәтләр ясамаслар, дип кем гарантия бирә ала. Ул очракта инде әти белән әниләр җинаять җаваплылыгына тартылачаклар. Мәкалә басмага әзерләнгәндә, район үзәк хастаханәсеннән тагын бер хәбәр килеп ирештерде. Ире тарафыннан зыян күргән 23 яшьлек бер ханым медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Бәхеткә каршы, ул җитди зыян күрмәгән.