Мамадыш тамашачысы “Шәһәр кадрда-2016“ фестиваль-конкурсының чираттагы чыгышларын карады. Пәнҗешәмбе көнне алар каршында шәһәрдәге 1нче һәм 4нче санлы урта мәктәпләр сынау тотты. Ике коллектив та аңа җитди әзерләнгәннәр иде. Аларның тырышлыгы белән без заманында классикага әверелгән фильмнарны исебезгә төшердек. Төрле фильмнар өчен язылган җырларны, төрле биюләрне педагогларның оста башкарулары, дүрт италияленең Мамадыштагы маҗаралары, Карлсон турындагы мультфильмның заманча варианты, “Афоня“ фильмының җирлекккә яраклаштырылып юмор белән яңгыраешы залдагыларның берсен дә битараф калдырмагандыр. Конкурс кысаларындагы башка номинацияләр буенча да коллективлар үзләренең сәнгатькә гашыйк булуларын дәлилләделәр. Нәтиҗәдә, мәртәбәле жюри ике команда арасында шәһәребезнең Ушма аръягында урнашкан 4нче санлы урта мәктәпнең чыгышларына югарырак бәя куйды.