“Мамадыш урман хуҗалыгы“ дәүләт-бюджет учрежде- ниесе директоры Илдус Газизҗан улы МӨХӘММӘТШИН лаеклы ялга китү сәбәпле, әлеге постка Әхәт Әгъмал улы ХӘСӘНОВ билгеләнде. Ул моңа кадәр “Агрохим“ ҖЧҖ начальнигы иде. “Агрохим“ны хәзер Айрат ХӘСӘНОВ Әхәт Әгъмаловичның улы җитәклиячәк. “Мамадыш урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесе директоры итеп, моңа кадәр “Чирмешән урман хуҗалыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директоры булып эшләгән Альберт Фәрхетдин улы ШАМИЛОВ билгеләнде.