ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә төрле фәннәр буенча 26 призерыбыз бар.

Бүген Арчада Әтнә, Саба, Арча ягы имамнары белән очрашу булса, иртәгә Чаллыда Чаллы ягы Төньяк Көнчыгыш төбәк район имамнары белән очрашу булачак.

“Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Гөлнара Давыдова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Сорокина, психолог Алиса Васильева гаилә карамагына алынган Мария Мальцеваның яшәү сыйфаты һәм дәрәҗәсен тикшерде.

Сөтне кабул итү бәясе югары хәзер. Кабул итүдә һәм акча түләүдә дә тоткарлык юк.

2017 елның 17-22 февральдә "Уникс" баскетбол клубының кунакханә-спорт комплексында коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатының беренче этабы узачак.


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның январеннан файдалы казылмаларны баету буенча IMPC 2018 XXIX Халыкара конгрессына онлайн-теркәлү башланды. Мероприятие 2018 елның 15-21 сентябрендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә булачак. Конгресс ике елга бер мәртәбә уздырыла һәм, белем һәм тәҗрибә уртаклашу, фәнни эшләнмәләрнең нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм яңа технологияләр турында сөйләшү өчен, бөтен дөньядан бу өлкәнең профессионалларын җыя.

15нче февраль – Хезмәт вазыйфаларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Бу атна шимбәсендә, 18нче февраль көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Инде иртән үк бүлек клиентларын, бәхетле киләчәк һәм саф мәхәббәт теләп, кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды.

 

Электр энергиясе кулланган өчен килә торган айлык квитанцияләрдә “ОДН“ графасы бетерелде, әмма аның урынына “Бердәм исәп-хисап үзәге“ “Торак йоритларны тоту өчен электр белән тәэмин итү“ дигән графа өстәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International