Алтын туй.

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

23 февраль  көне Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яшәүче   Абралетдин һәм Миннегөл Багавиевлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм булды. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән беррәттән алар алтын туйларын уздырдылар.Иңне-иңгә куеп  тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлыйлар алар. 3 ир-бала-Ватанны саклаучылар  тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан бу гаилә , бәйрәм көнендә  гөрләп торды. Әбисен - бабасын котларга оныклар да  кайтты, күңел түреннән чыккан иң изге хисләрен  җиткерделәр алар.

Абралетдин абый һәм Миннегөл апа гомер буе колхозда эшләп , иген үстереп,  лаеклы ялга чыктылар. Абралетдин абый тракторда, Миннегөл апа колхозның төрле эшендә, җәен икмәк аертуда, кышшын орлык әзерләүдә эшләде. Сабыр, тыйнак , эшчән бу гаилә башка гаиләләр кебек, мал-туарын, кош-кортын  асрап, җиләк-җимешен үстереп көн күрә.

40 елга якын әниләре  Бибинур әби белән матур гомер кичереп, аны 105 яшендә соңгы юлга озаттылар. Тормыш арбалары шулай тигез генә тәгәрәсен, исәп-хәсрәтләр, бәла-казалар күрмичә, тигезлектә-муллыкта, исән-сау  яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International