Ашханәләр депутатлар игътибарында.

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Кызыл Тау урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган пар- ламент сәгатендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тәлгать АБДУЛЛИН катнашты. Ул “Татарстан Республикасын 2030нчы елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе“ дигән темага багышланган иде. Тәлгать Мидхәтович укучыларга файдалы, яхшы эшләрне күбрәк эшләргә кирәклеге турында сөйләде. “Бу очрашудан мин бик канәгать. Мамадышның үсүенә сөенеп бетә алмыйм. Тынычланмаска кирәк“,–диде ул. Әлеге парламент сәгатендә катнашкан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий ИВАНОВ та укучыларга һөнәр сайлау юнәлешендә теләкләрен җиткерде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Тәлгать Мидхәтович укучыларның мәктәптә ашаулары белән дә кызыксынды. Мәктәптә укучы 320 бала да ашханәдә туклана. Гаиләләрендә дүрт һәм күбрәк бала булганнар бушлай ашатылалар. Андыйлар мәктәптә егерме бер укучы. “Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган ике атналык меню белән эшлибез. Балаларга үзебезнең яшелчәләрдән салатлар әзерлибез. Итле һәм балыклы ризыклар пешерәбез“,–ди ашханә мөдире Венера ИЛЬИНА. Узган көз мәктәп басудагы үзенең участогыннан 44,4 тонна бәрәңге, 11 тонна чөгендер, 7 тонна кишер, 150 шәр килограмм кыяр белән помидор җыеп алган булган. Кыяр белән помидорны тозлап куйганнар. Уку елы барышында компотлар ясау өчен 210 килограмм алма киптерелгән. Болар барысы да хәзер ашханә өстәлләренә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International