Конкурста 23 уку йорты һәм 30 халыкны азык белән тәэмин итү оешмасы катнаша, Татарстан Республикасының барлык диярлек муниципаль җирлекләре тәкъдим ителгән.
Профессиональ конкурста катнашучылар камыр басу, токмач һәм пилмән ярымфабрикатлары ясауда ярышалар; өч ризык пешерәләр: аш, икенче аш, чәйгә ризыклар. Шулай ук конкурсантларга, заман технологияләрен кулланып, өч татар ашын пешерергә кирәк.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, иң кызыклы этап “Арт-класс” булган, анда иң яхшы пешекче-кулинарларның яшелчә, җиләк-җимеш, камыр, карамель һәм шоколадтан әзерләнгән иҗади эшләре тәкъдим ителгән.
Ярышларга бәяне Татарстан Республикасының Рестораторлар Ассоциациясе президенты җитәкчелегендә әлеге тармакның белгеч һәм экспертларыннан торган хөкемдарлар бригадасы бирә.
Конкурс бүген, 28 февральдә, тәмамланачак.