Келәмнәргә күбрәк яшьләр чыкты.

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Зәй шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш буенча республика бәйгеләре үтте. Анда 450 дән артык көрәшче келәмнәрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Ел нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗә диплом район баш- карма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховка тапшырылды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе узган елга нәтиҗәләр ясады, иң көчле спортчыларны, остазларны, спортның әлеге төрен матбугат битләрендә киң яктырткан бер төркем журналистларны бүләкләде. Шунысы сөенечле: бу көнне Зәй шәһәренең Боз сараендагы сәхнәдән өч мәртәбә Ма- мадыш исеме яңгырады. Зурлар һәм балалар ара- сында узган ярыш-бәйгеләрнең гомумкоманда беренчелегендә лидер- лар рәтендә булган Мама- дыш районы 2016нчы елгы нәтиҗәләр буенча респу- бликада беренче урынны яулады. Безнең районның көрәш буенче җыелма ко- мандасы тренеры Рафаэль ХӘМИДУЛЛИН (рәсемдә) алтынчы мәртәбә елның иң яхшы балалар тренеры булып танылды. “Нократ“ газетасы хәбәрчесе Николай МИХАЙЛОВ та, (рәсемдә) өченче ел рәттән милли көрәшне матбугат битләренә киң яктыртканы һәм пропагандалаганы өчен, Көрәш федерациясе тарафыннан билгеләп үтел- де. Келәмнәрдәге бәйгеләргә килгәндә, безнең команданың нигезен бүгенге көндә яшьләр тәшкил итә. Шулардан Данис ХӘКИМОВ келәмгә зурлар белән көрәшергә тәүге мәртәбә үзенә 18 яшь тулган көнне чыкты. Беренче әйләнештә ул көндәшен җиңүгә иреште, ә менә икенче бәйгедә аны ярышларның 75 килограммга кадәрге авырлыкта булачак җиңүчесе Казанның Яңа Савин районы вәкиле Сәйдәш ВӘЛИЕВ каршы алды. Тәүге мәртәбә шундый дәрәҗәдәге көрәштә катнашкан Ришат Исхаковны да шундый “сюрприз“ көтеп тора иде. Ул икенче әйләнештә 60 килограммга кадәрге авырлыкта җиңү яулаган тагын бер Казан вәкиле Ильмир КАМАЛИЕВка бирелергә мәҗбүр булды. Илһам ГАЙФЕТДИНОВ сол- дат формасын әле күптән түгел генә салды. Ул да икенче әйләнештән төшеп калды. Тагын бер өметле көрәшчебез Эльмир АХУНҖАНОВ 90 килограммга кадәрге авырлыкта шактый гына уңышларга ирешкән иде. Быел ул 100 килограммга кадәргеләр белән бил алышты. Кызганычка каршы, ул беренче бәйгедә үк төшеп калды. Ә менә инде шактый тәҗрибә туплаган Максим СТЕПАНОВ (80 кг) белән Булат ЮНЫСОВка (70 кг) булган өметләр акланмады. Беренчесе икенче әйләнештә көрәштән туктаса, Булат – өченчедән. Шулай итеп безнең Алексей МОРОЗОВтан башка бер генә көрәшчебез дә ярышларның экваторына җитә алмады. Алексей исә барлык көндәшләрен дә җиңеп, 130 килограммга кадәрге авырлыктагы көрәшчеләр арасында пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Ә менә ике ветераныбыз бу көнне уңышка ирештеләр. Самат КА- ЮМОВ 45-50 яшьтәгеләр арасында бил алышып, икенче урынны яуласа, Нәкыйф ЮНЫСОВ 50 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International