Мәшләк мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Гаделгә 75 ел тулу уңаеннан музыкаль-әдәби искә алу кичәсе уздырылды. Кичәгә Казаннан, Мамадыштан олпат иҗат әһелләре, галимнәр, якыннары, туганнары Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәмис Аймәтов,Фатих Хөсни премиясе иясе Марат Әмирханов, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни премияләре лауреаты, шагыйрь, Әхмәт Гаделнең якташы- мамадышлы Рафаэль Газизов, Кол Гали премиясе иясе, прозаик Шаһинур Мостафин, шагыйрьнең улы- шагыйрь, тәрҗемәче Ихтыяр,Татарстан Республикасы фән эшлеклесе,профессор, галим Рифат Җамал, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь, мәшләкле Ринат Нуруллин , " Авыл офыклары" газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов һәм тагын бик күпләр җыелган иде. Очрашу Ә.Гаделнең сәхнәләштерелгән биографиясе белән ачып җибәрелде. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын тулаем күзалларга укучылар һәм укытучылар башкаруында яңгыраган шигырьләр, җырлар ярдәм итте. Кичә кунаклары исә шигьри күчтәнәчләрен өләштеләр, шагыйрь турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Алга таба да очрашырга, бу изге гамәлне дәвам итәргә сүз куештылар.