Хезмәтләре белән изге.

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый. Хәзерге буынга, киләчәк заманга яраклашып аның төрләре арта, кызыклыракка әйләнә.

Җ ир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт интернет челтәре чолгап алган заманда да актуальлеген югалтмый. Кешеләрнең ихтыяҗы аңа һаман зур. Хәзерге вакытта авылларда һәм шәһәрләрдә хат ташу хезмәтен кемнәр алып бара? Әйе, иңнәренә авыр йөк аскан, аяклары бертуктаусыз хәрәкәттә булган апалар. Почта хезмәте аша халкыбыз газета-журнал, хат, посылка, бандероль, телеграмма ала яки җибәрә, түләү счетлары алып, коммуналь хезмәт өчен түли. Шулай ук пенсияләр, пособие, субсидияләрнең барысы да диярлек кредит, салым, ЮХИДИ штрафларының күпчелеге хат ташучылар аша башкарыла. Почта ул һәр нечкәлеген исәпкә алып, инде бер җайга салынган эшчәнлек булса да, заман таләпләренә туры килер өчен гел яңарып торырга мәҗбүр. Әйтик, бүгенге почта кечкенә бер супермаркетны хәтерләтә. Анда күпчелек көнкүреш кирәк-яракны алырга мөмкин. Почта хатлар аша ерак араны якынайтып, хис-кичере- шләрне җиткерү, вакытлыча матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта көтеп алалар. Безнең Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов, Разия апа Шәрифуллина һәм Илүзә Гайнанованы халык та бик ярата, кешегә карата яхшы мөгамәләдә булганнары өчен аларга рәхмәт белдерәсе килә. Разия апа Шәрифуллина 1977 елдан хезмә- тенә тугры калып, 40 ел бер эш урынында хезмәт итә икән. Җаваплы хезмәтләрендә аларга зур уңышларга ирешүләрен телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International