“Матур эш килеп чыкты“.

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Әлеге бүлекчәдә районыбызның төрле төбәкләреннән 22 пациент теркәлгән. Аларны дәвалау курсы – гомерлек. Авырулар үзләре дә, медицина хезмәткәрләре дә тиешле процедурасыз яши алмыйлар. Сүз – район үзәк хастаханәсенең узган елның июнь аенда ачылган гемодиализ бүлекчәсе турында.

Биредә үзгә бер атмосфера: абсолют тынычлык, ә күләмле аппарат артындагы авыру күренмәскә дә мөмкин. Бөерләре авыру кешеләрнең түземлеге сокландыра. Хәрәкәтсез дүрт сәгать ятарга кирәк. Пациентлар ике төркемгә бүленеп, көн аралаш киләләр. Бүлекчәнең шәфкать туташы Зәлилә РӘХИМОВА сүзләренә караганда, биредә телевизордан башка, кирәкле бөтен әйбер дә бар. Хәер, анысы барлык кешегә дә кирәкми. Бүлекчә мөдире Рауд ИБРАШЕВ гемодиализ өчен су әзерләү бүлмәсен күрсәтә. Бер процедурага 120 литр чистартылган су кирәк. Аны Германиядә җитештерелгән җиһазда әзерлиләр. Биредәге аппаратураны, палаталардагы җиһазларны, чыгымлы материалларны күргәч, хәтта медицинадан ерак торган минем башка да, монда зур суммалар тотыладыр, дигән уй килә. Гемодиализ процедурасы уртача 10 мең сумга төшә, ул мәҗбүри медицина иминияте аша түләнә. Атнага авыру кешегә өч процедура алырга кирәк, – ди Рауд Абдулвагапович. Бүлекчә бертуктаусыз эшләсен өчен кирәкле әйберләр барысы да таләп ителгән күләмдә кайтарыла. Бүлекчәбез үзенчәлекле. Без бер гаилә кебек, һәр көнебез паци- ентлар белән бер сулышта үтә. Аларны аңларга тыры- шабыз, авырулар исә безгә үзара хөрмәт белән җавап бирәләр. Кайбер авырулар диализны 12-13әр ел кабул итәләр. Элегрәк аларга, көн аралаш Яр Чаллы шәһәренә йөрергә туры килә. Район үзәк хастаханәсе ярдәме белән алар иртәнге сәгать алтыда чыгып китәләр һәм төнгә генә кайталар иде. Бу көн аралаш кабатланды, еллар буе дәвам итте. Көчле ихтыярлы һәм түземле кешеләр... Хәзер шул ук процедура Мамадышта уза, үзебезнең хастаханәдә. Нибары ярты көн вакыт кирәк. Бу авырулар өчен бик уңайлы. Барлык авырулар исеменнән мин муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановка, хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиевка рәхмәтләремне ирештерәм, – ди Кама урман хуҗалыгы бистәсеннән Альберт ИВАНОВ. Мондый бүлекчәнең барлык район хастаханәләрендә дә булмавын беләм. Ә бездә аны, икътисадый кризис булуга карамастан, ачтылар. Җитәк- челәребезгә изге гамәлләре өчен зур рәхмәт. Әлеге процедураны узу өчен Казанга йөрдем. Шуңа күрә миңа чагыштырыр өчен җирлек бар: биредә табиблар да, шәфкать туташлары да аеруча игътибарлы, кеше хәленә керүчәннәр. Әңгәмәбез азагында Рауд Абдулвагапович Ибрашев бөерләр авыруыннан ни- чек котылырга кирәклеге турында киңәшләрен бир- де: гомумән, барлык авыруларны да үзвакытында дәваларга кирәк, бигрәк тә ОРВИ, гриппны. Аларны хроник чиккә җиткермәскә киңәш итә ул. Бөерләр өчен халык телендә “тычкан бизгәге“ дип йөртелгән бөер синдромлы гемморагик бизгәк бигрәк тә куркыныч. Нык туңудан сакланырга кирәк. Әгәр бөерләр “сыната“ башлый икән, диетаны сакларга һәм сәламәт тормыш алып барырга. ...Гемодиализ бүлекчәсенә визиттан соң берничә сәгать узуга район үзәк хастаханәсендә 2016нчы ел нәтиҗәләре буенча киңәтелгән медсовет уздырылды, анда алдагы елга бурычлар билгеләнде. Аның эшендә Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий ИВАНОВ катнашты. Ул медикларның хезмәте, эш күрсәткечләре һәм пациентларның фикерләренә нигезләнеп, рейтинг буенча билгеләнәчәген ассызыклады. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге начальнигы Юрий АРЖАНОВ республикада медицина өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләргә, район сәламәтлек саклау системасында бетерелергә тиешле кимчелекләргә тукталды. “Матур эш килеп чыккан. Пациентлар үзләренең монда булуларына канәгать,“ – диде ул гемодиализ бүлекчәсе турында медикларның вәкаләтле җыелышында катнашучыларга. Юрий Викторович бигрәк тә хастаханәнең иң “яшь“ бүлекчәсен күләмле һәм авыр мәсьәләләрне хәл итүгә алынырга курыкмаган мамадышлыларның про- грессив тәҗрибәсе булуын ассызыклап үтте. Николай Михайлов тәрҗемәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International