Янгыннарны, юл-транспорт фаҗигаләрен, сулыкларда килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын киметү өчен дә кешене кече яшьтән үк нәрсәнең ярамаганын аңына сеңдереп тәрбияләргә кирәк. Безнең эшчәнлек юнәлеше буенча районда хәл тотрыклы. Бу киләчәктә дә саклансын иде. Моңарчы төзелгәннәрне киметергә тиеш түгелбез. Аларның янгыннарда юк ителүләренә ирек бирмик. Хәзер уртача зурлыктагы бер йорт кына да 3,5-4 миллион сум тора. Кеше иминият акчасына гына элеккеге кебек йортын яңадан төзи алмый, утта гомере буе туплаганын югалта. Авылларда да җирлек башлыкларының һәр өйдәге хәлне белеп торучы активы булырга тиеш. Вакытында күреп калсаң, янып кына киткәндә, янгынны бик тиз сүндереп була. Күтәрелеп чыккач инде аны берничә машина белән дә тиз генә авызлыклап булмый,–диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Орлов, гражданлык оборонасы, халыкны һәм территорияләр- не гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркыныч сызлыгын һәм кешеләрнең су объектларында имин- леген тәэмин итү өлкәсендә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм 2017нче елга бурычлар куюга багышланган җыелышта. Районыбыз янгын сүндерүчеләре, коткаручылары, су коенучыларның иминлеген тәэмин итүчеләр, аз санлы булсалар да, киң колачлы эшләр башкаралар. Түбән Яке авылы янындагы 26 кешелек коткару отряды, мәсәлән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга районнарына хезмәт күрсәтә. Алар карамагында – 240 километр Нократ һәм Чулман елгалары, 130 километр чамасы озынлыктагы “М-7“ федераль трассасы да бар. Узган ел районыбыз территориясендә янгыннар, аварияләр, аларда һәлак булучылар, суга батып үлүчеләр саны кимегән. Бу яктан караганда – статистика сөендерә. Әмма һәр очрак артында – фаҗига. Торак секторындагы янгыннар- ның 13се шәһәрдә булган. Көмешкүл, Омар, Соколка авыл җирлекләрендә өчәр янгын күзәтелгән. 15 янгынның электр линияләрендәге кыска ялганыштан, 9ы ягу мичләренең төзек булма- выннан килеп чыгуы халык белән эшне тагында көчәйтергә кирәклеге турында сөйли. Бу юнәлештә былтыр байтак эшләр башкарылган. Уннан артык объектка янгын сигнализацияләре көйләнгән, егермегә якын бинаның чардаклары эшкәртелгән, күпбалалы гаиләләрнең йортларына сигнал җайланмалары урнаштырылган, учреждениеләргә һәм предприятиеләргә 365 янгын сүндергеч сатып алынган. Янгыннарга каршы көрәшү өчен авылларда суүткәргеч линияләргә гидрантлар куела, мотопомпалар сатып алына. Авыллардагы буалар да авыл активының игътибарына алынсын иде. Аларда балаларның, яшьләрнең батып үлү очраклары да булды инде. Киңәшмә ахырында тармак алдынгылары Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.