Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көненә – 18нче мартка 45 көн калып бара. Сайлауга хокук 18 яшь тулгач кына көченә керә. Быелның 1нче гыйнварына районда теркәлгән 33942 (саннар көн саен үзгәреп тора) кеше сайлауларда катнашачак. Мамадыш муниципаль районы территориясендәге сайлау участоклары (алар – 53) актив эшли башладылар инде. Агымдагы елдагы сайлауларда моннан алты ел элеккесеннән нинди аермалар булачак? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары ПАВЕЛ СМИРНОВ җавап бирә.
РЭСның төп бурычы – Компаниянең электр челтәрләренә тоташкан кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итү, кешеләрнең тормышына куркынычсызлык һәм уңайлылык шартлары тудыру. “Челтәр компаниясе“ ААҖенең Алабуга электр челтәрләренең Мамадыш филиалы начальнигы РАФАИЛ АБДРАХМАНОВ белән әңгәмәбез аларның әлеге миссияне ничек башкаруы, 2017нче елда нинди уңышларга ирешүе, перспективада нәрсәләр планлаштыруы хакында
Быел дүртенче мәртәбә Диана Мишкина истәлегенә халык җырларын башкаручыларның, иҗат коллективларының төбәк фестиваль-конкурсы узды. Анда Мамадыш, Алабуга, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан һәм Түбән Кама шәһәреннән 170тән артык кеше катнашты.
Узган атнада Мамадыш электр челтәрләре, ерак араларны якын итеп, Кыргызстан Республикасыннан килгән бер төркем коллегаларын каршы алды. Кунакларның максаты Татарстанда энергия белән тәэмин итүдә кулланыла торган заманча алымнарны өйрәнү иде.
Бүген көн барлык чыгымнарны да экономияләргә мәҗбүр итә. Шул ук электр энергиясен алыйк. Әле моннан өч-дүрт ел элек кенә шәһәр, авылларның урамнарын яктырту өчен бюджетка шактый зур суммаларда акча салына иде. Акрынлап кына, артык чыгымнарны янга калдырырга өйрәнеп киләбез. Бу шул ук урам яктырткычларын энергиясаклагычлыларына алыштыруда чагыла. Мамадышта әлеге юнәлештә эшләрнең барышы белән танышу өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе РӘШИТ ГАРИПОВка мөрәҗәгать иттек.
Кулларында мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнар да еш кына иминият компанияләренең тәгаен ни белән шөгыльләнгәнен һәм медицина ярдәмен алганда проблемалар килеп чыкканда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Бу турыда аңлатуны сорап, без Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу МИФТАХОВАГА мөрәҗәгать иттек.
9-11нче сыйныф укучыларын район үзәк хастаханәсенә “Ачык ишекләр“ көненә чакыралар. 3нче февральдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә биредә профориентация буенча традицион очрашу уза.
Бераз үсә төшкәч, чана шууны оятка санап йөрисең. Шуасың килсә дә, бары тик караңгы төшкәч кенә тәвәкәллисеңме? Ә Мамадышта көпә-көндез бәбиләр генә түгел, олылар да рәхәтләнә! Шуңа биредә “Sunnyfest” фестивале уза да инде. Чаналары да гади генә түгел: кемнеке “болан”, кемнеке “мунча” төсле, кайберәүләр таудан “комбайн” яки “итеккә” утырып төшә. Хәзер тәфсилләбрәк сөйлим.
Мамадыштагы Лев Толстой урамы быел ике юбилей датасын билгеләп үтә: бөек классикның 190 еллык юбилее, ә 27нче гыйнварда–биредә яшәүче Антонина Герасимовна Семеновага 100 яшь.
27нче гыйнварда шәһәребездә зур бәйрәм гөрлиячәк. “SUNNYFEST“ креатив чаналар фестивалендә конкурсларда катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булырга; чана шуучылар өчен җан атарга, бушлай кайнар чәй эчеп, коймак ашарга; тагын башка бик күп кызык- күңеллелекләргә тап булырга теләүчеләр өчен очрашу урыны – Мамадыш шәһәре, Совет урамы.