Узган атнада Мамадыш электр челтәрләре, ерак араларны якын итеп, Кыргызстан Республикасыннан килгән бер төркем коллегаларын каршы алды. Кунакларның максаты Татарстанда энергия белән тәэмин итүдә кулланыла торган заманча алымнарны өйрәнү иде.
Ни өчен алар безнең республиканы сайлавы аңлашыла да. Чөнки Татарстан Хөкүмә- те халыкны, оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне электр энергиясе белән тәэмин итүгә, линияләрдә югалтуларны булдырмауга зур игътибар бирә. Җөмһүриятебездә территориясе буенча иң зур саналган безнең районны гына алыйк. Һава шартлары бозылганда, бигрәк тә кышкы бураннарда, линияләрдә кимчелекләр килеп туа кал- са, чыбык өзелгән, яисә ауган багананы эзләп кенә дә күпме вакыт сарыф ителә иде. Хәзер бу проблемадан котылдылар алар. Электр линияләренең торышын күзәтү автоматлаштырылды. Берәр кимчелек туа калса, бу турыда диспетчерлык пунктында утыручылар шунда ук белеп алалар һәм махсус бригада, озакка сузмыйча, юлга да кузгала. Шуңа күрә кунаклар безнең диспетчерлык пунктының эше белән озаклап таныштылар. Кыргызстанның “Северэлектро“ җәмгыятенең электр челтәрләрен ремонтлау, эксплуатацияләү һәм үстерү буенча идарә начальнигы урынбасары Азамат Мамбетжанов әйтүенчә, аларда да электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләрне булдырмау юнәлешендә шактый эшләр башкарылган. –Башкалабыз Бишкек, ил- нең төньягы нык үсештә. Шәһәрдә яңа җитештерү объектлары барлыкка килә, кулланучылар саны да арта. Аннары подстанцияләрнең Совет чорыннан эшли торганнары да шактый әле. Гомумән, илдәге электр хуҗалыгының 30 проценты яңартуны көтә. Кайбер районнарда торак пунктлары арасының ераклыгы да кайбер проблемаларны тудыраКайткач, сезнең тәҗрибәне үзебездә дә кулланачакбыз, – диде. Аннары кунаклар белән сөйләшү “Сетевая компания“ ААҖнең “Алабуга электр челтәрләре“ филиа- лы җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Соңыннан кунаклар шәһәребез белән таныштылар.