27нче гыйнварда шәһәребездә зур бәйрәм гөрлиячәк. “SUNNYFEST“ креатив чаналар фестивалендә конкурсларда катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булырга; чана шуучылар өчен җан атарга, бушлай кайнар чәй эчеп, коймак ашарга; тагын башка бик күп кызык- күңеллелекләргә тап булырга теләүчеләр өчен очрашу урыны – Мамадыш шәһәре, Совет урамы.
Әлеге фестиваль карлы таудан традицион чана шууларны креатив һәм иҗат белән тыгыз үрә! Быелгы фестивальдә катнашырга 30 команда теләк белдергән, алар үзләре белән күпләгән җанатарлар да алып киләчәкләр. Фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы, һәркемгә көч-дәрт өстәп, зәмһәрир суыкларны җылытып торучысы–шоумен Айрат Заһриев. Махсус кунак – татар җырларын популяр башкаручы Илназ Гари- пов. Бәйрәмнән соң тамашачылар арасында лотерея (иганәчесе –шәхси эшмәкәр И.Г.Шәриповның “Балыкчы, спорт һәм авто- мобиль кирәк-яраклары“ кибете) уйнатылачак! Балалар өчен аниматорлар, бәйгеләр белән аерым мәйданчыклар каралган. Бәйрәмгә бәйле рәвештә 27нче гыйнварда 10.00 – 19.00 сәгатьләрдә Гагарин урамының коррекцияләү-торак мәктәбеннән – хәрби комиссариатка; Муса Җәлил урамының мәшгульлек үзәгеннән – редакциягә кадәр араларында транспорт йөрү тук- татылып тора. Оештыручылар шәһәрдәшләребездән тудырылган комачаулыкларны дөрес аңлауларын сорый. Тамаша 13.00 сә- гатьтә башлана.